«Гел Яңа ел бәйрәме кебек булды ул, туган көн кебек түгел»

Авылда усал дип саналган, әмма олысы-кечесе хөрмәт иткән әти ничек иренмәгәндер, мин кечкенә чакта  өйнең түренә гел чыршы куя иде. Мин дим, чөнки алтынчы балаларыннан соң мин, җиденчесе булып, сигез елдан соң гына туганмын. Апалар-абыйлар күбесе төрле шәһәрләрдә яшиләр, эшлиләр иде инде. Шул. Башы түбәгә тиеп торган чыршыны абый юнәтә, әти бизәүне үз өстенә ала иде. Бизәве дә гади генә түгел, чыршыга түшәмнән кыршау эленә, берничә әйләнәле ул кыршауда төрле-төрле гирляндалар җемелди иде. Ул гирляндаларның ниндиләре генә юк: шәм кебек, өй кебеге, йолдызлар, төнбоеклар, кар бөртекләре кыяфәтендәге… Әти аларны кыршауга да, чыршыга да элә дә, аннары билгеле бер тәртиптә янарга көйли. Утлары көйләнгәч, йолдызы беркетелгәч,  чыршыга уенчыклар эләбез. Алары пыяладан, араларында әллә нинди әкият геройлары бар иде. Араларыннан щелкунчик белән үзем буе Кыш бабай һәм кар кызы истә калган.

Уенчык элгәндә, кулдан төшеп китеп ватыла торган гадәте дә була. Аларны бер савытка җыеп барабыз. Чөнки безнең нәсел-нәсәп балалары укыган чорда мәктәпнең төп газетасын чыгара, андагы язуларны шушы чыршы уенчыкларын төеп бизисе була. Ялтырап торачак бит. Күңелле иде балачак! 9 яшемдәге Яңа ел тагын да күңелле булды. Әти чыршы тирәсендә туган көн үткәрергә рөхсәт итте. Февральгә хәтле тора да тора инде ул чыршы! Классташлар, урамдашлар килеп, сезнең чыршы мәктәпнекеннән биегрәк дигәч, әтинең дә күңеле булды кебек. Әни балаларга күчтәнәч пакеты таратты. Гел Яңа ел бәйрәме кебек булды ул, туган көн кебек түгел. Миңа да ошады.

Һәр кешегә үзенең балачагындагы Яңа ел әйбәтрәк кебек тоеладыр инде. Мандариннары да хуш ислерәк, кәнфитләре дә тәмлерәк, әйеме? Бәлки исәпле булганга кадерле дә, тәмле дә булгандыр ул. Хәзер бөтен нәрсә исәпсез, җиләк-җимеше ел әйләнә, бәлки шуңа тәмен дә сизмибездер.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү