Гыйнвардан нинди үзгәрешләр көтелә?

Яңа елдан яңа тормыш башланып кына калмый. Яңа кануннар да үз көченә керә. Без ниләр белергә, нәрсәләргә әзер булырга тиеш?

Минималь хезмәт хакы түләве арта

Быелның гыйнварыннан айлык минималь хезмәт хакы түләве 13 890 сумга җитәчәк. Моңа кадәр ул 12 792 сум тәшкил итә иде. Шул ук вакытта Россиядә яшәү минимумы күләме дә артачак. Ил күләмендә ул бер кешегә уртача — 12 654 сум, хезмәт яшендәгеләргә – 13 793 сум, пенсионерларга – 10 882 сум, балаларга 12 274 сум тәшкил итәчәк.

Ике фонд берләштерелә

Торак-коммуналь хезмәт һәм өлешчеләр хокукларын яклау фондлары берләштерелә. Хәзер алар икесе дә “Территорияләрне үстерү фонды” исеме астында көн күрәчәк. Әлеге фонда Россия Хөкүмәте карарлары нигезендә территорияләрнең комплекслы үсешен тәэмин итәчәк. Ул бер үк вакытта төзүче дә, техник заказ бирүче дә булып торачак, төзелеш тармагын контрольдә тотачак.

Сәләтле балаларга ярдәм

Бу юнәлештә кабул ителгән закон нигезендә, сәләтле балаларның вуз каршындагы мәктәп-интернатларда яшәү һәм туклануы чыгымнары бюджет тарафыннан капланачак.

Алиментларны өлешчә түләмәү өчен җаваплылык

Карар гамәлгә кергән көннән бирле ике ай яки аннан да күбрәк вакыт дәвамында алимент түләмәгән өчен хәзер 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә, 15 тәүлеккә кадәр ирекне чикләргә яки 20 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.

“Пушкин картасы”ндгы акча күләме арта

Хәзер аның күләме элеккеге 3 мең сумнан 5 мең сумга җитәчәк. Әлеге акчаларны төрле мәдәни чараларга бару өчен тотарга мөмкин. Әлеге программага  Россиядәге барлык музей, театр, концерт заллары, филармония һәм китапханәләр кушыла.

Исегезгә төшерәбез: “Пушкин картасы”н 14-22 яшьлек һәркем рәмиләштерә ала. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталындагы махсус мобиль кушымтада теркәлергә генә кирәк. “Пушкин картасы” буенча барып күрергә мөмкин булган чаралар афишасын “Культура.РФ” порталында яки дәүләт хезмәтләре кушымтасында табарга мөмкин.

Хайваннарны яклау

1 гыйнвардан Россиядә зоопарк, цирк, зоотеатр, дельфинарий һәм океанариумнарга лицензиясез эшләү рөхсәт ителми. Моннан тыш кит, дельфин, диңгез дуңгызын аулау да тыела.

Шәрабкә яңа таләпләр

Быелның гыйнварыннан әлеге төр исерткеч эчемлеккә карата да яңа таләпләр кертелә. Шул рәвешле хәзер виноградны әчетеп ясалган спиртлы эчемлекләрне генә шәраб дип атарга рөхсәт ителә. Башка юл белән ясалган эчемлекнең кабында да шундый сүз булса, ул ялган саналачак.

Тизлек яратучыларга көн бетә

Машинада барганда тизлекне арттырган, каршы як полога чыккан һәм аның өчен моңа кадәр дә берничә тапкыр җаваплылыкка тартылган булган “тимер ат” ияләрен хәзер җинаять җаваплылыгына ук тартачаклар. Моның өчен 6 елга кадәр билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыеп, өч елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Моннан тыш тизлек яратучы машина йөртүчеләргә ярты миллон сумга кадәр штраф та “чәпи” алалар. Закон 10 гыйнварда үз көченә керә.

Динә Гыйлаҗиева әзерләде

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү