Татар милләтеннән булган 144 яшьлек галим вафат

Әфганстанның Саманган провинциясендә кичә илнең иң өлкән кешесе вафат булган. 

144 яшьлек Мәүләви Мөхәммәд Әмин Тоторның (Татар) илнең төньягындагы Руйи Ду Аб өязендә яшәве турында хәбәр итә Әфганстанның Милли телевидениесе.

«Бөек мәвләви» буларак танылган Мөхәммәд Әмин Тотор Әфганстанның күренекле галимнәреннән һәм аксакалларыннан берсе. 90 ел элек Аманулла хан идарә иткән чорда ул Һиндстанда Деобанд мәдрәсәсен тәмамлаган һәм 15 хөкүмәт идарә иткән чорда яшәгән. Туганнары сүзләренә караганда, Мәүлави Мөхәммәд Әмин дүрт тапкыр өйләнгән һәм балаларының берничә буынын күргән.

Мөселманнарга ярдәм фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, 144 яшьлек Мөхәммәд Әмин Тоторо татар милләтеннән булган.


Фикер өстәү