Авырудан аракы коткармый

Күп кенә тыелган нәрсәләрне дә рөхсәт итәрлек сәбәп кенә бир безнең халыкка. Хәмер эчү белән дә шулай. «Табиб кушты», «сәламәтлек өчен» дип, берне тотып куючылар азмыни?! Юкка гына хәдисләрнең берсендә: «Аракы – бөтен усаллыкның анасыдыр», – диелми инде. Динебездә хәмер эчүне гөнаһ буларак кабул итмәгән искәрмә очраклар бармы? Хәмер белән ешрак нинди кешеләр дуслаша? Аракы сату – гөнаһмы?

 Сәхифәбез кунагы – «Тәүбә» мәчетенән Артур хәзрәт Габдуллин белән шушы һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

– Адәм баласына Аллаһы Тәгалә тыйган гамәлләр арасында хәмер эчү дә бар. Пәйгамбәребез чорында эчкечелек булганмы?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу дөньяга килгәнче, гарәпләр бик әдәпсез җәмгыятьтә яшәгән. Бүген гарәпләр дигәндә күз алдыбызга мөселман кешесе килеп басадыр. Ул чорда алай булмаган. Хәзерге заманда нинди бозыклык гамәлләр таралган булса, 1400 ел элек пәйгамбәребез (с.г.в.) туганчы да шулай булган. Аларда шәраб эчү киң таралган булуы мәгълүм. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дөньяга килеп, Аллаһы Тәгалә аны пәйгамбәр иткәч, ул дингә, яхшылыкка өнди башлый. Әдәплелеккә чакыруын шундук кабул итмиләр. Каршы торучылар була. Аллаһы Тәгалә хәмерне ничек тыя?  Сез эчкән хәмердә сезнең өчен файда бар, әмма зыяны күп тапкыр артыграк, ди ул. Бу – хәмерне тыюның беренче этабы, дисәк тә була. Аллаһы Тәгалә шундук «бетте, эчмисез» дигән мәгънәдәге аятьне иңдерми. Чөнки

аны кабул итмәсләр, эчүләрен дәвам иттерерләр иде. Аллаһы Тәгалә монда да үзенең хикмәт иясе булуын күрсәтә. Күпмедер вакыт үткәч, Аллаһы Тәгалә икенче аять җибәрә. Монда инде тыю да катгыйрак була. «Исерек килеш намазга якын килмәгез», – диелә. Моннан соң кеше тагын да ныграк уйланырга тиеш була. Бу – икенче этап. Өченчесе – хәмерне тулысынча тыю. Аллаһы Тәгалә бу аятендә комарлы уеннарны, исерткеч эчемлекләрне, ирләргә ефәк киемнәрне хәрам кылды. Күргәнегезчә, хәмер эчү тиз генә тыелмаган. Галимнәр: «Шуннан соң гарәпләр яшәгән урамнар шәраб белән тулды, ул урамнардан елга шикелле акты», – дип әйтә.

– Кайберәүләр, стрессны киметү өчен, кичен берне тотып куя. Мәшәкатьтән котылуның бер ысулын шешәдә күрә.

Кеше хәмер эчәр өчен йөз төрле сәбәп табарга мөмкин. Бәйрәм булсынмы, күңелне күтәргән берәр вакыйга, стрессны киметүме… Алар күп. Әлбәттә, бу бик үк дөрес гамәл түгел. Кеше кайвакыт: «Тормышымда авыр вакыт. Бераз эчсәм, ярдәм итәр», – дип уйлый. Ләкин бу кеше үз-үзен алдый бит. Бу гамәле аны берничек тә коткармый. Ул аның аңын томалап, исертеп, берничә мизгелгә сызлавын басып кына тора. Айныгач, янәдән шул ук мәшәкатьләр өермәсенә кайта. Сызлануы көчәя генә.

Кеше гомере буе максат куеп яши. Әйтик, өй салырга тели ди. Аны төзү өчен күпме көч, акчасын сарыф итә. Зур теләк бит! Максатына иреште ди. Ләкин берничә ел яшәгәннән соң, бу өй дә гадәти бер нәрсә булып кала. Нидер үзгәртәсе килә башлый. Кешенең психологиясе шундый. Нидер тели, максатына ирешә, сөенече күңеленә вакытлыча гына тынычлык бирә. Эчкән кеше белән дә шул ук хәл. Мәшәкатьләрдән арыну юлларын ул башкадан эзләргә тиеш.

Аллаһы Тәгалә безне юктан бар иткән. Кем безнең мәшәкатьләрне хәл итә ала? Сине бар иткән зат. Ул безгә мәшәкатьләрне бирә. Уйласын өчен бирә. Хәмергә бата башлыйсың икән, Аллаһы Тәгалә дә ныграк  чарасын күрәчәк. Андый мисаллар күп.

Бер гөнаһка да сәбәп эзләргә кирәкми. Аны бөтенләй кылырга ярамый. Түзеп, тыелып калганың өчен Аллаһы Тәгалә әҗерен дә бирер.

– Хәзрәт, хәмер эчү – бер хәл. Аның белән сату итү, тарату, бүләккә бирү дә гөнаһ саналадыр инде?

– Аллаһы Тәгалә исерткеч эчемлекне эчүчене, эчертүчене, сатучыны, сатып алучыны, ясаучыны, ясатучыны, алып килүчене һәм китертүчене – бөтен кешене дә ләгънәт кылды. Гомумән, бу гөнаһлы эштә катнашкан, үз өлешен керткән һәр кеше гөнаһлы санала. «Мин бит күтәреп кенә тордым, илтеп кенә бирдем», – дип котылып та, тынычланып та булмый. Ниндидер гөнаһны эшләүгә өлеш кертүдән баш тарту кирәк.

 – Хәзер исерекләр сизелерлек кимеде. Авылларда да исереп ятучылар юк. Ни өчен алар бетми соң?

Чынлыкта, эчүчеләр кимеде дип әйтеп булмый. Ул бит әле урамда исерек килеш аунап ятучы гына түгел. Хәмер капкан һәр кеше эчүче санала. Күпләр өйдә генә эчә. Хәбәрләрдә дә еш ишетәбез бит: фәлән кеше өендә эчкән дә фәләнне үтергән. Барыбер дә бу гөнаһтан барысы да баш тартмаган. Аннан баш тарта алмаган кешеләр һәр чорда да була. Ул имансыз кешенең тормышындагы бер яхшы дусты кебек. Дус белән аерылышып булмый. Тик бу дус куркыныч нәрсәләргә китерергә мөмкин. Аллаһы Тәгалә сакласын.

 – Хәзер коронавирус һәм башка чирләрне дәвалау өчен дә халык арасында «берне тотып куярга кирәк» дигән сүзләр йөри. Чир дәвасы  хәмер була аламы?

Аллаһы Тәгалә чирне бирә икән, ул аннан дәвасын да бирәчәк. Кеше үз-үзен алдарга, шифа юк җирдән шифа табарга тырыша. Чынбарлыкта, дәвалану, шифа алу Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән нәрсәләрдә бар. Ниндидер чирдән азат булу өчен шәраб, аракы эчәргә кирәкми. Әйттек бит: файдасы булса да, зыяны мең кат күбрәк. Киресенчә, бу нәрсә сине һәлак итәчәк. Бер эчеп карагач, иртәгә туктаячагыңны гарантияли аласыңмы?

Пәйгамбәребез (с.г.в.) кара тминдә үлемнән кала барлык чиргә дәва барлыгын әйтә. Аның тормышына игътибар итсәк, ул иң гади нәрсәләрдән файдаланган. Әйтик, иртән торгач, суга бал болгатып эчкән. Кара тмин кулланган. Мондый мисаллар күп.

 – Хәмер белән кемнәр ешрак дуслаша? Шайтан коткысына кемнәр бирелә?

Аллаһы Тәгаләне танымый торган, диннән ерак, иманы зәгыйфь кешеләр хәмер белән дуслаша. Хәзер җырларда да, кинода да андый тискәре күренешләр бар. Алар да тәэсир итә. Шайтан үзенекен эшли.

 – Намаз да укый, уразасын да тота, әмма шул ук вакытта хәмер дә эчә торган кешеләр турында ни әйтерсез?

– Җавап гади: андый кешенең уразасы да, намазы да кабул булмый. Кеше ике фронтка хезмәт итә алмый. Берсен генә сайларга кирәк. Шайтан вәсвәсәсенә бирешергә кирәкми.

Чулпан Гарифуллина 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү