Карак зыян күрүченең каны белән язып гафу үтенгән.
Бу хәл Казанның Адоратский урамындагы йортларның берсендә килеп чыккан.
Билгесез зат ир-атның кесә телефоны белән акчаларын урлаган. Яраланган ир-ат табылган йортның подъезд диварына зыян күрүченең каны белән гафу үтенү сүзләре дә язып калдырган ул. Хәзерге вакытта ир-ат 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсенә озатылган. Каракны эзлиләр.
Якынча фаразларга караганда, зыян күргән ир-ат кесә телефонын сатарга булган. Алар сатып алучы белән Адоратский урамындагы бер йорт подьездында очрашырга килешкән. Шунда карак ир-атның муенына каты әйбер белән суккан. Ул аңына килгәндә инде кесәсендә акчасы да, телефоны да булмаган. Подъезд диварына исә «мине гафу итегез» дип язылган була.
Фото социаль челтәрдән алынды