Арчада газ шартлаган: зыян күрүчеләр бар

Татарстанның Арча районы Төбәк-Чокырча авылындагы шәхси йортларның берсендә газ казаны шартлаган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Фаҗига урынына килгән махсус хезмәт вәкилләре йортка газ кертелмәгән булуын ачыклый. Котёл газ баллонына тоташтырылган булган. Йортта янгын чыкмаган, өйнең стенасы һәм түбәсе өлешчә җимерелгән. Бу хәлнең сәбәбе ачыклана, дип «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Газ шартлаудан зыян күргән ике ир-атны һәм бер хатын-кызны Арча хастаханәсенә китергәннәр. Бер зыян күрүченең аягы сынган, калганнарында төрле имгәнүләр ачыкланган. Соңрак хастаханәгә, эч куышлыгы авыртуына зарланып, тагын бер ир-ат мөрәҗәгать иткән.


Фикер өстәү