Әлмәт театры артисты Элмир Нургалиев: Тамашачы без аңламаганны да аңлый ул

«Ни хәл?» сәхифәсенең яңа елдагы беренче кунагы – Әлмәт театрының яшь артисты Элмир Нургалиев. Ни өчен егет театрны сайлаган? Башкаладан читтә эшләүче актерларга игътибар җитәме? Әлмәт театрындагы экспериментлар, «рэп» һәм хыяллар – без әнә шул хакта сөйләштек.

– Элмир, балачагың турында сөйлә әле.

– Тумышым белән Сарманнан булам. Балачагым да шунда узды. Сәхнәнең тарту көчен электән сизгәнмен, ахры – кечкенәдән үк төрле иҗади түгәрәкләргә йөрдем, чараларда катнаштым. Театр дөньясына беренче адымнарымны Сармандагы халык театрында ясадым. Мәктәпне тәмамлагач, нинди һөнәр сайлыйм икән, дигән уй булмады диярлек. Әти-әнием – сәнгать кешеләре, алар Алабуга сәнгать көллиятендә табышып кавышканнар. Мин дә нәкъ менә шул уку йортын сайладым.

– Сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр арасында үз балаларын бу юлдан җибәрергә теләмәүчеләр дә бар бит. Синең әти-әниең каршы түгел идеме?

– Юк, киресенчә, сөенделәр генә. Алар өчен иң мөһиме минем үземә ошаган юлны сайлавым иде. Шулай булды да.

– Ни өчен театр?

– Янәшәмдәге кешеләр һәрвакыт: «Сиңа театрда уйнарга кирәк!» – дип әйтәләр иде. Иң көчле этәргеч менә шул булгандыр.

– Ә менә нәкъ  Әлмәт театрын сайлавыңның сәбәбе нидә?

– Әлмәткә кадәр мин Әтнә театрында эшләп алдым. Анда безне көллиятне тәмамлагач чакырдылар. Ел ярым эшләгәннән соң, туган якка кайтасым килде. Әтнә – Сарман арасы бик ерак бит, сирәк кайтыла иде. Әлмәт театрына барып карадым. Бердән, якын булгач, икенчедән, мондагы шартлар да күңелемә хуш килде. Беренче мәлләрдә җиңел чаклар да, авырлыклар да булды. Монда эшли башлавыма дүрт ел булды инде.

– Киләчәктә Казанга килү теләгең юкмы?

– Теләк бар, ләкин әлегә кистереп кенә әйтә алмыйм. Бүген мин үз урынымнан канәгать.

– Гомумән, театрны ташлап, башка юнәлеш сайлыйсың килгән чакларың буламы?

– Була, ләкин мондый мизгелләрне вакытлыча авырлык итеп кабул итәргә кирәк дип уйлыйм. Андый чакта игътибарымны башка эшкә юнәлтеп, онытылып торам. Шуннан соң барысы да үз урынына кайта.

– Башкаладан еракта булганга микән, сез – безнең өчен тансык…

– Казан тамашачысы – башка инде ул. Алар каршында уйнау – үзе бер рәхәт. Без дә бик сагынып киләбез, елга бер мәртәбә булса да спектакльләребезне тәкъдим итәргә тырышабыз. Кыскасы, безнең якын араларны чакрымнар гына ерагайта алмый.

– Казан тамашачысы – башка, дисең, ә әлмәтлеләр нинди алайса?

– Кемнедер яхшы, кемнедер начар, дип һич әйтәсем килми. Тамашачыларның без күрсәткән әсәрләрне ничек кабул итүләре, аңлаулары аерыла. Мәсәлән, Әлмәт тамашачысыннан тәнкыйтьнең көчлерәге эләгергә мөмкин. Алай гына да түгел, тамашачыларның энергетикалары төрле, ә без моны яхшы сизәбез.

– Әлмәт театры экспериментлар ярата. Сез еш кына чит ил авторларына да мөрәҗәгать итәсез. Актерлар өчен катлаулы тәҗрибәме бу?

– Хәзер моңа ияләнеп киләбез инде. Без, чыннан да, экспериментлар өчен ачык театр. Төрледән-төрле фестивальләрдә дә еш катнашабыз. Башта кыенрак булды. Күп нәрсә аңлашылмый, күргән булмагач, күрсәтергә дә авыр иде. Фестивальләрдә йөри-йөри, башкаларны күзәтә-күзәтә тәмам күнектек моңа. Хәзер исә барысына да җиңел карарга тырышабыз.

– Ә тамашачы сез керткәняңалыкларны, экспериментларны аңлыймы?

– Төрлечә. Әмма кайвакыт тамашачы без аңламаган әйберне дә аңлый ул.

– Элмир, сезнең труппада җырлый белмәүчеләр юк, ахры?

– Укыганда ук, Әлмәт театрына җырлый белүчеләрне генә алалар, дигән сүзләр ишетелә иде. Үзем биредә эшли башлагач, аны-моны сизмәдем кебек. Барыбызның да диярлек яхшы җырлавы, бәлки, очраклы хәлдер. Дөрес, спектакль алдыннан вокалга зур игътибар бирелә бездә. Ләкин шул ук вакытта бездә җырлый белмәүчеләр дә юк түгел.

– Синең бит әле үз җырларың да бар. «Рэп» жанрындагы татарча җырлар – безнең җыр сәнгатендә сирәк күренеш.  Ни өчен нәкъ менә шушы юнәлешне сайларга булдың?

– Мин кечкенәдән әлеге жанр белән кызыксынам. Ниндидер аңлатып булмаслык мәхәббәт… Беренче җырларымны мәктәптә укыганда ук язган идем. Хәзер дә җыр сүзләрен, ә кайчакта көен дә үзем иҗат итәм.

– Җырлар кайчан языла?

– Төрлечә була. Илһам, диләр бит әле, кайчак кисәк кенә килә. Кайвакыт, дөресрәге, кирәк, дип эшләгән чакта авыррак була

Блиц-сораштыру

– Актерлар арасында дуслык бармы?

– Үзебезнең мисалдан чыгып, «әйе» дип җавап бирәм.

– Йөрәгең бушмы?

– Әйе.

– Өйләнү турында уйланасыңмы?

– Ашыкмыйм. Һәр нәрсәнең үз вакыты бит. Әлегә күңелгә ятышлы кешемне очратмадым.

– Актер булмасаң, …

– … музыкант булыр идем.

– Нәрсәне кичермәс идең?

– Хыянәтне.

– Иң зур хыялың?

– Бу тормышта эз калдыру.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү