24 декабрь көнне Күмертауда корпоративтан соң югалган ирне тапканнар.
«Вконтакте»да «Лиза Алерт. Башкортостан» эзләү төркеме волонтёрлары 31 яшьлек Артур Яхинның мәете табылу турында хәбәр итә. «Табылды. Үлгән», – дип хәбәр итә алар. Үлем сәбәпләре билгеле түгел. Ике бала әтисен Яңа ел корпоративыннан соң атнадан артык эзләгәннәр иде.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.