Авырган кешеләргә 7 КИҢӘШ

  1. Ике рәкәгать хаҗәт намазы укып, Аллаһтан шифа сорарга.
  2. Табибка мөрәҗәгать итәргә. Даруларны Аллаһтан гына шифа өмет итеп, Аңа ихлас тәвәкәлләп эчәргә.
  3. “Белеп һәм белми кылган гөнаһларымны ярлыка, бәндәчелек белән кылган хата-кимчелекләремне гафу ит” дип тәүбә итәргә, мөмкин кадәр ешрак “Әстагъфируллаһ” (Аллаһтан гафу үтенәм) дип әйтергә.
  4. Авырган җиргә кулны куеп, җиде мәртәбә “Фатиха” сүрәсен укырга яки шул сүрәне җиде мәртәбә суга укып, шул суны эчәргә.
  5. Бал һәм тмин маен кулланырга.
  6. Мохтаҗ булган кешегә сәдака бирергә.
  7. Нәтиҗә нинди булуга карамастан, Аллаһны мактарга, ихлас шөкер итеп: “Нәкъ менә шушы нәтиҗә минем өчен хәерле”, – дип уйларга.

Авырган кешеләргә 7 КИҢӘШ” язмасына фикерләр

Фикер өстәү