Рәхмәт төшкерләре: Кәҗәсе түгел, мәзәге кызык

Кар явып торганда тимурчыларга эш бетми. Кайберләренең каникулда да кулыннан көрәк төшмәгән. Ялгыз яшәүче әби-бабайларның капка төпләрен ялт иттергәннәр. Бу нинди игелекле балалар икән?

Әнә алар Баулы районының Исергәп авылында ялгыз яшәүче 79 яшьлек Зинура апа Гарифуллинаны да сөендереп киткәннәр.

– Яңа елга кадәр буран чыгып, ишегалдын кар баскан иде. Капканы ачып булмагач, аптырагач, мәктәпкә шалтыраттым. Тимурчылар тиз генә килеп, юлны ачты, рәхмәт төшкерләре. Югыйсә өйдә генә утырырга туры килер иде. Без – өлкәннәр өчен күп кирәкми. Бер яхшы гамәл, бер җылы сүз җитә, – ди Зинура апа. – Тимурчылар булганда, күңел тыныч. Ялгыз яшәүче карт-карчыклар һәрвакыт башкалар ярдәменә мохтаҗ. Дәрес, хәзер йортлар җылы, өйдә бар мөмкинлекләр дә бар. Әмма кары явып тора бит. Аны көрәргә кирәк. Идән юып, тузан сөртүләре дә – зур файда.

Исергәп мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алисә Гарифуллина әйтүенчә, мәктәптә 80 бала укый.

– Авылыбыз зур, 300дән артык хуҗалык исәпләнә. Бүген авылда бер сугыш ветераны, 12 тыл ветераны яши. Шулай ук авылдагы хезмәт ветераннары, лаеклы ялда булган укытучыларга да ярдәм итәбез. Һәр  сыйныфка берәр урам беркетелгән. Әйтик, 9 нчы сыйныф укучылары яңа ачылган чишмәне тәртиптә тота. Булдыра алганча, булышырга тырышалар. Күбесенә ярдәм дә кирәкми, социаль хезмәткәрләр билгеләнгән. Әмма игътибарның артыгы булмый. Яз-көз айларында «Игелек марафоннары» уздырабыз. Бәйрәмнәрдә өлкәннәрне котлап открытка, кәнфит кебек күчтәнәчләр алып барабыз. Балалар белән бергәләп чәй эчәләр, – ди Алисә Гарифуллина. –  Әби-бабайлар  йортларына балаларны кертергә шикләнми. Бигрәк тә күрше-тирәдә яшәүче, кечкенәдән белгән укучыларны билгелибез. Шуңа күрә балаларга ышаналар. Тимурчылар тузан сөртә, келәм кага, идән юа. Мондый отрядлар кирәк. Яшьләр миһербанлы булырга, олыны олы итеп, хөрмәтләргә өйрәнә. Юлда очраганда, әби-бабайлар укучылар ярдәме өчен безгә рәхмәт әйтәләр. Андый сүзләрне ишетү бик рәхәт.

Балык Бистәсе районының Күгәрчен мәктәбендә дә игелекле балалар тәрбияләнә. Алар – әби-бабайларның уң куллары. Мәктәп директоры Марсель Мингарипов әйтүенчә, авылда тимурчылык хәрәкәтенең беткәне дә юк, бу чылбыр беркайчан да өзелмәгән. Мәктәптә биш авылдан 87 бала укый. Яшьләр оешмасы әфган сугышында һәлак булган авылдашыбыз Равил Гыйниятуллин исемен йөртә. Әлеге укучылар төрле эшләрдә булыша. Лаеклы ялга киткән укытучылар, техник хезмәткәрләрне дә онытмыйлар. Авылга Казаннан  «Игелек волонтерлары» да килә. Алар белән төрле чаралар уздыралар.

– Без эшләп үстек, бер җиребез дә кителмәде. Хезмәт балаларны тәрбияли. Өйдә дә балаларга эшне гел кушып кына торабыз. Берни эшләмичә үскән баланы күз алдына да китерә алмыйм. Күгәрчен балалары тырыш. Мәктәп яны бакчасында җәен практика үтәләр. Әби-бабайларга булышырга дәрестән соң баралар. Монда барлык 5–11 сыйныф укучылары да катнаша. Һәр сыйныфка 2–3 әби-бабай туры килә. Кайберләре кышка балалары янына яшәргә китә. Тимурчылар кыш көне кар көри, язын канау казый, түбәләрдән кар төшерә, җәен җыештыралар. Бер генә әти-әнинең дә каршы килгәне юк. Әлбәттә, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтисе. Шуңа күрә сыйныф җитәкчеләре күз-колак була. Авыл уртасында сугышта катнашкан авылдашлар истәлегенә һәйкәл куелды. Укучылар ел дәвамында аны тәртиптә тота, Равил Гыйниятуллин каберен чистартып торалар, – ди директор Марсель Мингарипов.

Балтач районының Нөнәгәр мәктәбе укучылары ярдәмгә мохтаҗлар турында кышкы каникулда онытмаган. Педагог-оештыручы Энҗе Вафина әйтүенчә, алар Чутай, Нөнәгәр авылларындагы авыру, ялгыз кешеләргә шефлык итә. Мәктәптә 92 бала белем ала. Шефлык итүгә узган уку елында ныклап тотынганнар.

– Радик Муллагалиев 20 ел буе урын өстендә, үзе генә яши. Аның да хәлен белеп торабыз. Тумыштан авыру булган Нурия апа янына бардык. Фрит абый Низаметдиновка да кердек. Каникул заяга узмады. Тимурчылар – 6–7 нче сыйныф укучылары. Алар дүрт кешегә булыша, һәйкәлне тәртиптә тота. Әйтмичә барган юк, алдан хәбәр бирәбез. Шуңа күрә, карны кем көрәде икән, дип аптырап йөрмиләр. Социаль хезмәткәрләре булса да, ялгызларга ярдәм һәрвакыт кирәк. Балалар күңеле дә йомшарып китә. Өлкәннәр рәхмәтләр әйтеп озатып кала, – ди Энҗе Вафина.

Азнакай районында яшәүче Алсу апа Габделхаковага 76 яшь булса да, ул ярдәмгә мохтаҗ түгел. Элеккеге укытучы 2008 елдан бирле бушлай социаль проектларда катнаша. Олысына да, кечесенә дә булышырга тырыша. Ярты ел элек Чаллыдан Азнакайга күченеп килгән. Алсу апа фикеренчә, яшьләрне тимурчылыкка заманча алымнар белән тартырга кирәк.

– Ялгыз яшәсәм дә, шөкер, үз көчемдә. Кушучысы булса, башка әби-бабайларның карын көрәргә каршы килмәячәкмен. Тик куар-код булмагач, еракка чыгып йөреп булмый шул. Азнакайда бөтен җирдә чисталык, тәртип. Күпкатлы йортта яшим, иртүк кар көрәлгән, – ди ул. – Хәзерге заман балалары үзләренә кызык булган нәрсәне генә эшли. Бер нәрсәне дә мәҗбүриләп тагып булмый. Шул ук тимурчылыкка да яңа сулыш өрергә мөмкин. Кушу гына түгел, кызыксындырырга кирәк. Әле беркөнне генә бер тапшыруда пилмәнне генә дә әллә ничә төрле итеп бөгеп күрсәттеләр. Шул ук карны да төрлечә итеп көрәп була. Карны көрәүне уен формасында оештырсыннар. Бүген суны краннан агызып эчәбез. Әгәр өлкәннәргә чишмәдән су алып кайтсалар, берсе дә каршы килмәс иде. Балаларга аны көянтә-чиләкләр белән алып кайту кызык булыр иде. Балага кәҗәсе түгел, мәзәге кызык. Интернетта утырганчы, балаларны эшкә җәлеп итүнең яңа формаларын эзләргә кирәк. Яшьләрне милли традицияләрне сакларга өйрәтәсем килә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү