Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Алихан Смаиловны Премьер-министр итеп билгеләде.
Казахстан Республикасы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тавыш бирүдә Мәҗлеснең 89 депутаты катнашты. Алар бертавыштан Президент тәкъдим иткән кандидатураны хуплаган.
«Смаилов Алихан Асхановичны Казахстан Республикасы Премьер-министры итеп билгеләргә», диелгән Токаев имзалаган указда.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat