Татарстанда хатын-кыз әнисен пычак белән чәнчеп үтергән

Әлмәттә 42 яшьлек исерек хатын-кыз 64 яшьлек анасы белән талашкан. Тикшерү ачыклаганча, тавыш өлкән яшьтәге хатынның психик авыруы аркасында чыккан булырга мөмкин.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, хатын-кыз талашканда анасына пычак белән чәнчегән, аннары йокларга яткан. Иртән ул анасының үлгән икәнлеген күргән һәм ашыгыч ярдәм чакырткан.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын-кыз тикшерү вакытында сак астына алынган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү