Төймәсез булмый: Авылда эшләүче фельдшерлар дару сата башлаячак

Авыл җирендә эшләүче фельдшерлар хәзер халыкны дәвалап кына калмыйча, дару да сатачак. Быелның 1 гыйнварыннан Россиядә шундый закон үз көченә керде. Бу яңалык үзендә даруханәсе булмаган авылларга кагыла. Хәзер фельдшерлар, кешене дәвалап, кирәкле даруын язып кына калмыйча, шул даруны үзе үк сата да булып чыга. Моңа кадәр исә бу эш белән фармацевтлар гына шөгыльләнә ала иде.

«Даруханәсе булмаган авыл җирлегендә урнашкан фельдшер-акушерлык пункты, амбулатория, гомуми практика табибы үзәкләрендә эшләгән медицина хезмәткәрләре дару сата алачак», – диелә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Яңа закон нигезендә дару сату өчен бирелә торган лицензия алу вакыты да кыскара. Шул бер лицензия белән авыл халкына медицина ярдәме күрсәтергә дә, дару сатарга да рөхсәт ителәчәк. Өстәмә документ артыннан йөрисе юк, кыскасы. «Лицензия алган оешмада эшләгән медицина хезмәткәренең дарулар белән ваклап сату өлкәсендә өстәмә белеме барлыгын да расларга кирәкми», – диелә документта.

Бу яңалыкны ишетүгә, күптән кирәк иде, дип җиңел сулап куйгансыздыр. Адәм баласының кырыкмаса-кырык төрле чире бар бит. Сәламәтлек түгел, кәеф дигәнең аз гына үзгәрсә дә, төймә кабып куярга күнеккән без. Өстәвенә, ике елдан бирле тормышыбызда коронавирус дигән зәхмәт котыра. Арабызда тиешле даруын алып кайтырга кеше таба алмый тилмергән ялгыз әби-бабайлар, район үзәгеннән ерак урнашкан яки анда барырга уйлаган очракта да юлы булмаган авыллар да шактый бит. Апас районының Коштаулы авылында яшәүчеләргә бу проблема яхшы таныш. Биредә, нигездә, өлкән яшьтәгеләр, пенсионерлар яши.

– Безнең авылда шәфкать туташы да, дару алып кайтучы да юк. Ә бит авылыбыз пенсионерлардан гына тора. Ковидтан соң авырыйм, укол салырга да кеше юк. Күптән түгел безгә күрше авылдан бер шәфкать туташын куйганнар иде. Ул: «Бер кеше өчен генә укол ясарга килмим», – диде. Тиешле ярдәмен күрсәтеп, даруын да сатсалар, без дә бик сөенер идек, әлбәттә, – дип сөйләде «ВТ» хәбәрчесенә шушы авылда яшәүче Гөлфия апа Әюпова.

Мамадыш районының Катмыш авылында яшәүче Зөлфия Гыйззәтуллина әлеге хәбәргә әллә ни аптырамады. «Бу безнең өчен яңалык түгел инде. Безнең фельдшер-акушерлык пунктында дарулар сатыла. Кирәген барасың да аласың. Фельдшер да, ялга китәсе булса, авылның «Ватсап»тагы төркеменә: «Дарулар килеп алыгыз», – дип яза. Кыйммәтле, сирәк кулланыла торган даруларны район үзәгенә барып, яки бездән 12 чакрым ераклыктагы участок амбулаториясендә урнашкан даруханәдән алабыз», – ди ул.

Гомумроссия халык фронты (ОНФ) белгечләре якын арада авыл җирлекләре буйлап йөреп, җирле халыкның дарулар белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгәнлеген тикшереп чыкмакчы. Оешма җитәкчесе Михаил Кузнецов сүзләренә караганда, яңа закон Россия Президенты Владимир Путин белән «туры элемтә» вакытында халыктан килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрдән соң кабул ителгән. Аерым алганда, Ростов, Ульяновск, Кострома, Самара, Липецк өлкәләрендә, Пермь, Ставрополь, Алтай краенда, Башкортстан авылларында яшәүчеләр, дару алу өчен, ун чакрым ераклыктагы район үзәгенә барырга туры килүеннән, анда илтүче автобусларның да сирәк йөрүеннән зарланган.

Саба районының Олы Шыңар фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Рузилә Мөхәммәтова авылда дару сату белән фельдшер түгел, махсус кеше шөгыльләнергә тиеш дигән фикердә. «Дару сату  үзе – бер зур, мәшәкатьле эш. Аңа гел заказ биреп, кайтканын урнаштырып, хисабын алып барырга кирәк. Бер кешегә халыкка медицина ярдәме дә күрсәтү, аннан тыш шушы дару сату эшен дә алып бару бик авыр», – ди авылда 36 ел буе фельдшер булып эшләгән Рузилә ханым.

Олы Шыңар фельдшер-акушерлык пунктының да дару сатарга лицензиясе бар икән. Әмма касса аппараты булмагач, дару сатуны өлешчә туктатканнар.

– Даруханә булмаган авылларда даруны медпунктларда сатуга уңай карыйм. Авыл халкы өчен бик уңайлы бу. Ялгыз яшәгән, дару алып кайтып бирерлек кешесе булмаган әби-бабайларга бигрәк тә. Элегрәк бездә бөтен дару да бар иде. Киштә беркайчан да буш тормады. Дарулар бетә башлауга, яңадан алып кайтып куя идек. Хәзер даруны гариза буенча – кемгә күпме кирәк, шулкадәр күләмдә генә алып кайтабыз. Бу уңайсызрак, билгеле. Кешегә бит аңа гел бертөрле генә дару кирәкми. Бүген баш авыртканнан дару кирәк булса, иртәгә кул астында йөрәк авыртканнан даруы булмаска мөмкин. Гариза буенча гына кайтарткач, кирәк чакта гына медпунктта ул дарулар булмый, билгеле. Шуңа күрә авылдагы ФАП, медпунктларда салкын тигәндә, тамак авыртканда эчә, тынычландыра торган дарулар һәрчак сатуда булырга тиеш дип саныйм, – ди Рузилә ханым.

Авылдагы фельдшерларның эше арту белән аларның хезмәт хакы да артырмы? Әлегә бу сорау ачык кала. Һәрхәлдә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында «ВТ» хәбәрчесенә бу уңайдан төгәл генә җавап бирүче булмады.

 

Россиядә яшәүче бер гаилә дарулар алуга елына уртача 19,5 мең сум акча сарыф итә икән. «Сбербанк иминиятләштерү» оешмасы тарафыннан уздырылган тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Сораштыруда катнашучыларның ярысыннан артыгы (51 процент) аена берничә тапкыр дару сатып алуын, 24 проценты берничә айга бер тапкыр гына даруханәгә керүен әйткән. Хатын-кызлар даруханәләргә ешрак йөри, ди белгечләр.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү