Яңа ел чыршыларын гыйнвар ахырына кадәр җыялар

Казанда тере чыршыларны җыю буенча махсус пунктлар эшли башлаган. Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты доценты Полина Курынцева “KazanFirst” хәбәрчесенә ни өчен бу эшнең бик мөһим булуы турында сөйләгән.

Аның әйтүенчә, чыршыны каты көнкүреш калдыклары өчен билгеләнгән контейнерга ыргытырга ярамый. Беренчедән, ул чүп савытының зур өлешен алып торачак. Ә иң мөһиме – чүп полигоннарының чыршыларны күмүгә хокукы юк. Инде килеп, агачтан кабат файдаланырга мөмкин. Ылыслы агачларны фермер хуҗалыкларында кәҗәләрне ашату, мал астына җәю өчен кулланыла. Алардан шулай ук ДСП, ЛДСП кебек төзелеш материаллары җитештерелә.

Казанда яңа ел агачларын – чыршы, нарат, ак чыршы һәм чыршы ботакларын 31 гыйнварга кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырырга мөмкин: Гадел Кутуй ур., 160 (“Идел буе экологик компаниясе”, контейнер – офис янында). 24 гыйнварга кадәр “Мега” сәүдә үзәгенең Кышкы бульварына (Җиңү проспекты, 141, Кышкы бульвар территориясендәге контейнер) тапшырырга мөмкин.
Тапшырганчы, агачны уенчыклардан һәм ука-бизәкләрдән чистартырга кирәк.


Фикер өстәү