Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны дүрт тапкыр артырга мөмкин

Яңа – “омикрон” штаммының бик тиз таралуына бәйле бу.

Татарстанда, коронавирусның яңа штаммы пәйда булу сәбәпле, чирләүчеләр саны арту көтелә. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева туры эфирда шулай дип белдергән.
– Без, “омикрон”ның Россия төбәкләренә үтеп керә башлавы сәбәпле, чирләүчеләр санының асылда 4 тапкыр артуын көтәбез. Татарстан әлегә мондый очраклар юк, – дигән ул.

Шул ук вакытта вице-премьер республикада күмәк иммунитетның 80 процентлы күрсәткеченә әле һаман ирешелмәвен искәрткән. Хәзерге вакытта республикада яшәүчеләрнең 57,65 проценты гына вакцинация узган. Фазлыева халыкны кабат прививка ясатырга чакырган. Шул ук вакытта битлек режимы, фильтрларның әлеге штаммны йоктырудан саклану чаралары булып калуын билгеләп үткән.

Сүз уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт башлыгына коронавирустан вакцинация темпларын арттырырга һәм сәламәтлек саклау өлкәсен чирнең яңа дулкынына әзерләргә кушкан. Дәүләт башлыгы бүгенге вазгыятьне “бик катлаулы” дип бәяләгән.


Фикер өстәү