Пар остасы Руслан Миңнегулов: Хатын-кызларга мунчада чабынып чыгуны ирләре ял буларак тәкъдим итә

Саба районында яшәүче 30 яшьлек пар остасы Руслан Миңнегуловны мунчага хәтта Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләренә, Кукмара, Мамадыш, Лаеш кебек районнарга чакыра башлаганнар. Юк, керергә түгел, башкаларны чабындырырга. Спорт мәктәбендә эшләүче тренерның яңа һөнәре ни дәрәҗәдә төшемле һәм кызык булып чыккан?

Руслан Миңнегуловның пар остасына әйләнүе уйламаганда килеп чыккан. Интернетта мунчада чабучылар курсы турындагы игълан кызыксыну уяткан. Кызык бит, ә нигә тәвәккәлләп карамаска? Саба районындагы Миңгәр авылында урнашкан ял итү комплексына барып, чабындыручы булып эшләргә теләвен белдергән ул. Укып кайтам дигәч, әлбәттә, ризалашканнар. Курслардан соң беренче туганнарын, энекәшен, тормыш иптәше Алинәне чаба. Аннары махсус программа төзеп, ял комплексында эшли башлый. Башкалар да өйләренә чакыргалый. Руслан әйтүенчә, чабыну очсыз түгел, шуңа күрә беренче чиратта акчасы булган, сәламәтлеге турында борчылган, үз кадерен белгәннәр кызыксына. Алар арасында ирләр генә түгел, хатын-кызлар да бар. Шулай ук гайрәтле бабайлар да каршы түгел, сабыйлар да чабындырганны ярата. Шуңа күрә егеткә төрле яшьтәге кешеләр белән очрашырга туры килә. Әлбәттә бу урында: «Хатын-кызларны чапканга ирләре каршы килмиме, көнләшмиләрме?» – дип сорамыйча булдыра алмадым. «Ел буе эшләп арыган хатын-кызларга, киресенчә, мунчада чабынып чыгуны ирләре ял буларак тәкъдим итә. Гаиләләре белән дә чабам. Өлкән апалар да чакыра. Монда бернинди оят та юк. Алар мине җан һәм тәннәренә сихәт бирүче табиб кебек кабул итә. Мунчаның сәламәтлекнең нигезе икәнен аңлыйлар. Хатыным да көнләшми, аңлап кабул итә», – ди Руслан Миңнегулов.

Ул бүген инде ирекле чабучы, акчасын түләсәләр, республиканың төрле төбәгенә чыгып китәргә риза. Кемдер өенә, кемдер җәмәгать мунчасына да чакыра. Сабада хезмәте өчен 1,5 мең сум алса, ерак юлга чыкканда, бәя 6 меңгә җитә. Әлбәттә, монда юл, чабыну өчен кирәк-ярак чыгымнары да керә. Уртача алганда 3–4 меңгә төшә. Мунчаны бит аны төрлечә керергә була. Печән матрасларына ятып, артыш, ак чыршы себеркеләре белән, төрле үләннәр иснәп. Кыскасы, юрганыңа карап, аягыңны сузасың. Тик бу әлеге хезмәттән байлар гына файдалана дигән сүз түгел.

– Авылда пар остасы белгечлеген бик аңлап бетермиләр. Акча түләп, кеше чакыртып чабыну күпләрнең башына сыймый. Эссе су сибәм дә үзем чабынам дип уйлыйлар. Тик мунча хаталанганны яратмый. Районда тагын берничә егет пар остасына укып кайтты. Казанда мунчалар еш ачыла. Шәһәрдә халык күп йөри. Кайберләрендә еллык заказ язып куелган. Мунча культурасы буенча шәһәрдә үсеш бар. Тик әле бездә дөрес итеп мунча керүчеләр сирәк, – ди Руслан.

Эссе бирдең дә туйганчы чабындың түгел. Дөрес итеп мунча керү болай булмый. Белгеч әйтүенчә, шәп мунча кыздырудан гына тормый.

– Мунчаны күп дигәндә 80 градуска кадәр җылытырга була. Кайбер кешеләр аны колагы пешкәнче кыздырып ялгыша. Иң кулае – 60–70 градус. Кызу мунчада организмда кислород күләме кискен кимеп, кеше үзен начар хис итә башлый. Шуңа күрә дымлы булуы кирәк. Мунча кызуы һәркемгә җитәрлек булсын. Пардан да, себеркедән дә күп нәрсә тора, – ди оста. – Исерткеч белән керәсе түгел. Бу хакта алдан ук кисәтеп куям. Ни өчен дигәндә, йөрәккә көч киләчәк. Ашап керү дә киңәш ителми. Гадәттә, бездә халык корсагын тутырып керә. Ашказаны буш булганда организмнан токсиннар тизрәк чыга.  Кан басымы уйнаган, тире авырулары булганнарга да чабынудан тыелырга кирәк. Шулай ук пар остасының арымаган булуы да мөһим. Эссе дә түгел, тик чабарга бик авыр булган мунчалар да очрый. Чапканда эссегә түзеп ятарга киңәш итмим. Онытылып ял итә белгәндә генә файдасы тиячәк.

Миллек пешерүнең дә үз серләре бар. Гадәттә, без каен яки имән себеркесен ләгәндәге кайнар суга тыгып куябыз. Алай ярамый, ди Руслан. Дөрес итеп парландыру өчен, аны йә берничә сәгать алдан салкын суга тыгарга яки җылымса суда тотып, пакетка төреп, ләүкәдә 20–30 минут тотарга кирәк. Менә шуны истә тотканда, мунча себеркесе бик яхшы парланачак. Башны салкында тоту өчен, ак чыршы каплый икән. Коела торган миллек тә мунча тәмен бозачак. Шуңа күрә бәясе кыйммәтрәк булса да, себеркеләрне Казандагы махсус кешедән сатып ала икән. Вакытын белеп, дөрес итеп җыярга кирәк. Шомыртныкы, әремнеке кирәкме, артыш, каен, имән себеркесеме… – сайлар өчен мөмкинлекләр күп хәзер.

– Беренче тапкыр чабынган кешеләр дә булды. Башта берсе, эссе, чабынмыйм, дип каршы килсә дә, соңыннан рәхмәт әйтте. Кайбер кеше эссе салмаска куша, кемгәдер кызу кирәк. Эшне җылынудан башлыйбыз. Моның өчен 10–15 минут вакыт кирәк. Ташка тәмле исләр сибәбез. Шуннан соң ләүкәгә менәргә мөмкин. Юынган арада үлән чәе эчеп, тамак ялгап та алалар. Кыскасы, кемдер – ярты сәгать, кемдер озак итеп чабынып юынырга мөмкин. Монда кешенең хәленә карап. Кайберәүләр кар белән ышкына. Елга ярында урнашкан мунчаларда юынганда коенып алучылар да бар. Ташка эфир майлары сибеп ис чыгару яклы түгелмен. Мунча керүчеләргә үлән, себерке табигый исләре иснәтү яклы. Ак чыршы, артыш, донник, әрем, бөтнек кебек хуш исләр тарала, – ди ул.

Спорт мәктәбендә чаңгычылар әзерләгән тренер төп эшен дә ташларга җыенмый. Ни өчен дигәндә, икесе дә күңеленә якын. Әле аның чабыну ярышларында катнашу хыялы да бар. Шуңа күрә  алга таба яңа ысулларны барларга исәбе. Киләчәктә районда заманча мунча төзисе килә икән. Әлегә акчаны шулай йөреп эшләргә туры киләчәк.

Мунча кергәндә еш очрый торган хаталар

*Кызуда мөмкин кадәр озаграк утырырга тырышу.

* Коры мунчаны дымландырмау.

* Башны салкында тотмау.

* Миллекне кайнар суда пешекләү.

* Керүгә эссе су сибеп, ләүкәгә менеп яту.

* Мунчага кергәч утыру, ягъни башны эсседә, аякны салкында тоту. Горизонталь формада яту кирәк.

* Корсак тутырып ашап керү.

Белеп торыгыз!

* Мунчаны атнасына ике тапкыр керергә мөмкин. Көнаралаш керсәң дә зыянлы түгел.

* Эсседән суыкка күчкәндә, организмыгызны тыңлый белегез. Югыйсә салкын тиюе бар.

* Мунчада элек салкын тию, сулыш юллары, тире авыруларын дәвалаганнар.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү