Нигә бәхетсез бәхетлеләр саны арта?

Хәзер сыерларның сөтен арттыру өчен, виртуаль дөнья күзлекләре (VR-күзлекләр) куллана башлаганнар икән. Бер төрек фермеры үз сыерларына шундый күзлекләр кидертеп, сөт савуны 22 процентка арттырган. Абзарда коры печән утлаучы сыерлар, VR-күзлек кигәч, үзләрен мул һәм сусыл үләнле болында йөрибез дип күрә һәм сөт арта. The Science Times журналы бу уңайдан виртуаль дөньяда сыерлар үзләрен бәхетле тоялар, стресс кими һәм шул сәбәпле сөт күбәя дигән фараз әйтә.

Юк, минем бу язмам авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген арттыру турында түгел әле. Мин яңадан инде әллә ничәнче тапкыр бәхет турында сөйләшергә телим. Бәхетнең – хис, әмма аның безнең тәндәге гормоннар белән бәйле булуы турында галимнәргә инде күптән мәгълүм. Берничә «бәхет гармоны» бар, организмда шулар бүленеп чыга икән, адәм баласы ләззәт кичерә. Менә шул ләззәтне без бәхет дип атарга күнеккәнбез. Аңлашыла инде: ләззәт даими була алмый. Әйтик, кулны ишек ярыгына кыстырсак, татлы хисләр кичерү мөмкин түгел, әмма ул очракта да сызлауны уңай якка файдаланырга була. Калифорния университетының Лоретта Грациано Бройнинг  исемле атказанган профессоры бар. Ул «Ничек итеп баш миен серотонин, дофамин, эндорфин һәм окситоцин эшләргә өйрәтергә» дигән китап язган. Китапның исеменнән күренгәнчә, бәхет гармоннары бүленеп чыгу безнең баш миебезгә, төгәлрәк итеп әйтсәк, уйларыбызга бәйле.

Мин бу соңгы сүзләрне ассызыклар идем. Бәхет акчага, матди байлыкларга, чибәр хатынга, корыч кебек нык сәламәтлеккә, кайсы материкта яшәүгә, кайда эшләүгә түгел, синең боларга мөнәсәбәтеңә бәйле. Бер үк күләмдәге матди байлыклар белән кеше үзен чиксез бәхетле тоя ала, гадәттән тыш бәхетсез дә була ала. Бер үк хатын белән бәхет дөньясында йөзәргә мөмкин, аерылышу дәрәҗәсенә барып җиткән бәхетсез дә була аласың. ДЦП белән туган улын 27–28 яшьләргә кадәр тәрбияләгән танышым бар минем. Социаль челтәрләрдә улы белән төшкән фотоларын куя, баласын ничек яратуын сүзләр белән белдерә, аның гариплеге ана өчен һич кенә дә кыенсыну, үкенеч, аяныч хисләре тудырмый, улын сөюе белән үзен чиксез бәхетле итеп тоя иде. Инде улы үлде аның, ана ул югалтуны аяныч бер хәл итеп кабул итте. Сау-сәламәт балаларыннан зарланучы күпме әти-әни барлыгын исәпкә алсак, бәхет һәм бәхетсезлек тойгыларының полюслары бик шартлы рәвештә генә урнашуын аңлар идек.

Кыскасы, безнең күзләребез дөньяны ничек итеп күрә, бәхетебез шуңа бәйле. Күңел күзенә тәкәбберлек дигән виртуаль күзлек кидертеп куйсак, безнең тормыш тоташ оттырыштан торачак: байлык, сәламәтлек, балалар һәм матди дөньяның башка кыйммәтләре ягыннан котылгысыз рәвештә безне узучылар күп булачак һәм артта калу тойгысы безне гаҗәеп дәрәҗәдә бәхетсез итәчәк. Кеше нәфесе гадәттә үзен дөньядагы иң өстен кеше үк дип бәяләми, шуңа күрә «йолдыз»лар, «Форбс» исемлегендәге миллиардерларда эше юк аның, үз даирәсендәгеләрдән өстен чыгу, шулар белән ярышуны гадәт итә. Хезмәттәшләр, күршеләр, туганнар ярышы; буллинг һәм мобинг дип аталган балалар-олылар коллективларындагы рәхимсез үч алу, түбәнгә төшерергә тырышулар, туганлык җепләренең өзелүе – тәкәбберлек китергән бәхетсезлекләрнең кыска исемлеге менә шулар. «Яхшы төшке аштан соң теләсә кемне, хәтта туганнарыңны да гафу итәргә була», – дип кем әйткән әле? Кем әйтсә дә әйткән, әмма иң якын кешеләреңнән көнләшү, алардан өстен чыгарга тырышу, үч алу – кызганыч, бу дөньяда бик киң таралган күренеш.

1978 елда Иллинойс психологлары бер тикшеренү үткәргәннәр: өч төркем кешеләрне күзәткәннәр. Беренче төркемдә – лотереяга миллион доллар отучылар, икенчесендә – куркыныч авариягә эләгеп, тулысынча яисә өлешчә параличланган кешеләр тупланган, өченче төркем очраклы кешеләрдән җыелган. Кара акыл боларның кайсын бәхетле дип санаячак инде? Әлбәттә, танышлары көтмәгәндә миллионга ия булучылардан көнләшәчәк. Әмма дә ләкин Иллинойс психологлары тикшеренүе гаҗәп нәтиҗәләргә китергән. Беренчедән, лотерея ярдәмендә миллионер булучылар өченче төркемдәгеләрдән үзләрен аз гына да бәхетлерәк тоймаган. Көндәлек тормышта алардан гына түгел, хәтта авария корбаннарыннан да азрак ләззәт алып яшәгәннәр. Ә параличланып урын өстендә утыручыларның киләчәккә өметләре миллионерларныкыннан зуррак булып чыккан.

Тәкәбберләнеп, танышларыңны байлык ягыннан узарга теләгәндә, менә бу нәтиҗәләрне, һичшиксез, истә тотарга кирәк: беренчелек таҗы сине бәхетле итмәячәк. Көнчелек утында яну, ярсып, башкаларны түбәнсетергә, үзеңнең өстенлегеңне расларга тырышулар сиңа стресстан һәм бер бәйләм чирләрдән башка берни дә бирмәячәк. Бүгенге җәмгыятьнең бөтен бәласе дә үзеңне бүтәннәр белән чагыштырып, аларны узарга тырышуда. Менә шул тырышлык туры һәм күчерелмә мәгънәсендә арттан пычак кадауларга китерә. «Ватаным Татарстан»да күптән түгел генә әти малын бүлешә алмыйча, берсе икенчесен үтергән бертуганнар турында язма чыккан иде. Туганнарның бугазлашуына фәкыйрьлек түгел (икесе дә мул тормышлы кешеләр аларның), өстен чыгарга тырышу китергән. Бәхет дип әйтеп буламы инде менә моны?

Адәм баласы кайчак бүтәннәрне уза алмаса, узучыларга аяк чалып өстенлеккә ирешмәкче була: премиягә тәкъдим ителгән танышы өстеннән донос язып, кабинеттан кабинетка чабу, җәнҗал кубару аз күзәтелә торган күренешләрме? Кара көнчелек белән янучылар бу чакта бәхетле булалармы? Юк, аларның тәнендә бер миллиграмм да бәхет гармоны таба алмыйсың, стресс  гармоннары гына хакимилек итә.

Әгәр дә адәм балалары бәхетнең өстенлектә һәм байлыкта түгел, ә тыйнаклыкта һәм үзеңне түбәнчелек белән тотуда икәнен белсә, тыйнаклыкта ярышырлар иде. Булган шундый кешеләр: алар бәхетне матди байлыкта һәм лидерлыкта түгел, ә булганга шөкер итеп тыйнак яшәүдә күргәннәр. Ахырзаман илчесенең атаклы сәхабәләре кулларына дөнья байлыгы керсә сөенмәгәннәр, аны югалтсалар көенмәгәннәр. Кешенең матди байлыкларга дөрес карашының төп критерие менә шул. Шундый караш тәрбияли алмасак, без үзебезне һәрвакыт бәхетсез итеп тоячакбыз.

Бәхет күплектә түгел, азлыкта. Азлыкның җитүе һәм хәтта ләззәт тә бирүен ризык мисалында сынап карарга була. Сирәк һәм аз ашыйсың икән, гел татлы ризык кына ашыйсың, хәтта ризыгың каткан ипи сыныгы булса да, ул сиңа зур ләззәт бирә. «Ашка иң яхшы тәмләткеч – ачлык», – дип Сократ тиктомалдан гына әйтмәгән. Акчаны аз тотып, баерга өйрәткән Бенджамин Франклин: «Озак һәм бәхетле яшисең килсә, төшке аш вакытын кыскарт», – дигән. Менә бит, күрәсезме, бәхетнең чын асылын аңлаган кеше булган ул. «Өстәл яныннан ач килеш китсәгез, сез туйдыгыз, туйганчы ашасагыз, артыгын ашадыгыз, туйганнан соң да ашасагыз, агуландыгыз», – дигән Чехов. Менә бу сүзләр ризыкка гына түгел, башка дөнья ләззәтләренә дә кагыла, җитәр-җитмәс булганы бәхет тойгысы китерә, артыгы дөньяңны караңгылата. Аллаһ илчесенең биш нәрсә турында хәдисе бар. Биш нәрсәнең берсе – байлык. «Үзеңә Аллаһ биргәнгә риза бул һәм син кешеләрнең иң бае булырсың», – ди ул. Димәк, байлык ул «Форбс» исемлегенә эләгәү түгел, ә булганга шөкер итү. Даими шөкер итсәсең икән, даими рәвештә бәхет гармоннары бүленеп торачак тәнеңдә, серотонин, дофамин, эндорфин һәм окситоцинга кытлык кичермәячәксең. Ә теге миллиардерлар һәм олигархлар бәхете ул – виртуаль бәхет кенә, күзгә алдавыч күзлек кию нәтиҗәсе.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү