Риман Гыйлемханов: Муллаларыбыз кайда?

Чагыштырмача күптән түгел генә татар зиратында православие динендәгеләрне җирләүгә бәйле шактый ук зур тавыш чыгып алган иде. Көнендә үк берәр сүз әйтергә телем кычытып торса да, тыелып килдем. Чөнки дингә кагылышлы гаять нечкә мәсьәлә турында язу – шактый четерекле эш. Татарстан – күпмилләтле республика һәм берәр ялгыш сүз әйтсәң, кемнедер рәнҗетүең бар. Ә язарга кирәк. Чөнки, үзем сөйләшкән-киңәшкән дин әһелләре дә андый проблема барлыгын һәм аның бик җитди икәнен әйтәләр.

Мәсәлән, дин белгече, күптәнге танышым Рамил хәзрәт Юныс, әле Түбән Камада эшләгән чагында ук, мөселманнар һәм православие динендәгеләр өчен аерым зиратлар булдыра башлаганнарын әйтте. Мин, әлбәттә инде: «Ни өчен татар зиратына башка диндәгеләрне җирләргә ярамый?» – дип сорадым. Аның җавабы мондыйрак иде. Һәр мөселман татар зиратында шунда җирләнгән дин кардәшләр рухына дога укый. Бу – дини канун, кабул ителгән әхлак кагыйдәсе. Ә башка диндәгеләрнең үзенчәлекле, башка йола-гадәтләре бар. Мәсәлән, православие динендәгеләр мәрхүмнәрне искә алганда хәмер кулланалар. Бер керәшен кардәшем, әле кабер өстенә аракы сибү гадәте дә, җылау-сыктау да бар дигән иде. Урысча без аны «отпевание» дибез инде.  Ә мөселманга татар зиратында җырлау гына түгел, кычкырып сөйләшү дә килешми, ярамый да.

Фани дөньяда «Алай да бергә-бергә, болай да бергә-бергә, безнең бергә булуыбыз калсын бөтен гомергә…» дип җырлап яшибез үзе, әмма бакыйлыкта хәлләр бүтәнчәрәк шул, андагы тормыш гасырлар буе килгән йола-гадәтләрне үтәүне таләп итә. Ягъни «Тормыш уставы» икенче була инде.

Соңгы елларда татар авыллары чуарлана башлады, бушап калган нигезләргә төрле халык килеп төпләнә, җир алып, йорт сала. Алар арасында төрле кавем, төрле дин тотучылар бар. Димәк, җирле җитәкчеләргә аларга «мәңгелек йорт»тан урын бирү хәстәрен күрә башлау кирәк. Кайбер авылларда зират янында күпмедер җирне койма белән әйләндереп алганнарын ишеткәнем бар. Шулай итеп заман үзгәрешләре зиратларга да кагыла башлады.

Бер дин әһеленнән туганнар каберлеге турында да сорашкан идем. Бит һәлак булган солдатларны уртак кабергә күмгәндә, аның милләте, дине турында уйлап торырга вакыт юк.

Каберлеккә мәрмәр таш куеп, шәһит киткәннәрнең исем-фамилиясен генә язалар. Сугыш белән бәйле истәлекле көннәрдә мондый урыннарда православие дине әһелләре үз й

олаларын уздыра, су сибеп изгеләндерәләр. Кайчак «Ә муллаларыбыз кайда?» дигән сорау да туа. Мондый йолалар яшьләрне «кайнар нокта»ларга җибәргәндә дә үтәлә. Поплар солдатларны, хәрби техниканы да су сибеп изгеләндерәләр. Бит армиягә төрле дин тотучылар алына. Сугыш – сугыш инде ул, ил өстенә килгән афәт. Ул заманда ниндидер йола үтәү башка да кереп карамый, вакыты да ул түгел.

Бу сүзләрне аптыраганнан язам. Күңелгә үзеннән-үзе Тукайның: «… рус белән гомер кичердек сайрашып», – дигән сүзләре дә искә төшә дә, шөкер бүген дә дус һәм тату яшибез, дип уйлап куям. Тик менә бакыйлыкка күчкәндә генә ике арадан кара мәче йөгереп үтмәсен иде. Ике дөнья – бер морҗа, ягъни алай да, болай  да бергә булып булмый икән шул.

Риман Гыйлемханов

 


Фикер өстәү