Бәхетемне кичер: кибербуллингка ничек каршы торырга?

Рәхәт заманда яшибез инде: диванда кырын ятып кына да кемнеңдер эшенә, тормышына, кыяфәтенә бәя биреп утырырга мөмкинлегебез бар. Кемдер чын күңелдән соклана, кайсылары бу мөмкинлектән явызларча файдалана. Телефон экранын сыпыру, компьютер төймәсенә басу да җитә. Бер мәлне фикер белдерү дорфа мыскыллауга күчеп, арадагы чик югалмасын иде дә бит…

Интернет, социаль челтәрләр барлыкка килү онлайн мәйданчыкта үзеңне танытмыйча гына башкаларга яла ягарга, бер сәбәпсезгә бәйләнергә мөмкинлек ачты. Хәзерге вакытта моннан аеруча күп кеше зыян күрә. Кеше сүзе кеше үтерә дигәннәренең дә никадәр рас булуын ачып салды ул. Серкәсе су күтәрмичә түгел, ә психикасына, сәламәтлегенә, аңына тәэсир итеп, күпме кешенең якты дөнья белән хушлашуы да сер түгел. Бер сүз белән бу күренешне онлайн мыскыллау – кибербуллинг дип атыйлар.

Сәбәп нәрсәдә?

Бәя бирү, тәнкыйтьләү теләге һәм ачу күп. Кибербуллинг күренеше ешаюга шулар да сәбәп дип саный «Матбугат.ру» порталы җитәкчесе Данил Сәфәров.

– Бу гадәти тормышта да күзәтелә, ә онлайнда инде мондый кешеләр бигрәк рәхәткә чыга. Ник дигәндә, күзгә-күз карашу юк. Иркенлек! 2008 елда «Матбугат.ру» сайтын ачкач, админ буларак, күп кенә укучылар калдыра торган фикер-шәрехләмәләрне бетерергә туры килде. Ике танышым бер-берсе белән талашып китсә, икесе дә миңа үпкәләп кала иде, – ди ул. – Аннан шундый хәлне күзәтә идем: берәр театрда премьера булганда, үзебезнең кешеләр социаль челтәрләрдә актерның, режиссерның сәхифәсен күрсәтеп, рәхмәт укый, аннан, сайтка кереп, шул ук кешеләр исемен күрсәтми генә тәнкыйть чәчә. Икейөзлелектер инде бу. Шулай ук эчке комплекслардан да киләдер. Гомәр Хәйям әйткән бит: «О нас думают плохо лишь те, кто хуже нас. Те, кто лучше нас… им не до нас».

Кайбер тикшеренүләр раслаганча, кибербуллинг белән күбрәк балалар, яшүсмерләр очраша. Моны агрессияне чыгару ысулы дибез икән, яшь бала аңына кайдан килеп кергән соң ул? «Икътисад югары мәктәбе» илкүләм тикшеренү университеты хезмәткәре, психология фәннәре кандидаты Александра Бочавер сүзләренчә, агрессия хисе барлык кешеләргә дә хас, әмма аның күләме социаль мохиткә бәйле.

– Әгәр дә бала аны чолгап алган кешеләр тыныч аралашкан, имин мохиттә үсә икән, ул да үзен шулай тотачак. Агрессив мохиттә башкача. Әйтик, мәктәптә укытучы балаларга кычкыра, өйдә дә көч куллану күренешләре бар, ди. Бу очракта баланың да усаллыкны белдерү ихтималы арта гына. Пандемия, билгесезлек, канәгатьсезлек кебек төшенчәләр дә мөһим. Кешеләр эшләрен, якыннарын югалта, киеренкелек арта. Бу чынбарлыкта да, социаль челтәрләрдә дә чагыла. Яшүсмерләр үзләре күргән тирәлеккә иярә, охшарга тырыша, – ди белгеч.

Азмы-күпме танылган кешеләр кибербуллингка охшаш күренеш белән ешрак очраша, әлбәттә. Журналист Рәмис Латыйпов, блогер вазыйфасын алган кеше үз өстенә халык белән эшләү йөкләмәсен дә алуын онытмасын, ди.

– Кайдадыр чират торганда, транспортта, кеше белән аралашкан теләсә кайда агрессив, көнче, ачулы, «вампир» холыклы начар кәефлеләргә тап булган кебек, социаль челтәрләрдә дә бар инде алар. Анда күбрәк, билгеле. Күзеңә карап, тәнкыйть, начар сүз әйтергә йөрәкләре җитмәгәннәр өчен социаль челтәр җәннәт кебек. Мин законны кырысландыру ниндидер файда бирә дип уйламыйм. Законның бар кешегә карата да тигез үтәлүе кирәк. Ә ул кешесенә карап үтәлә. Социаль челтәрләрнең үз фильтрларын кулланырга киңәш итә алам. Ошамаса, «хейтер»ларыңны блокка куярга, шәрехләмәләргә дә фильтр кулланырга була. Менә бу очракта безнең ил социаль челтәрләренә караганда чит илнекеләр яхшырак та эшли әле. Әле кайчак арттырып та җибәрәләр – юк кына гаеп өчен аккаунтны да ябып куялар. Андый очраклар да аз түгел. Чит илнекеләрне дә демократия учагы дип әйтә алмыйм. Законнарның кырыслыгыннан бигрәк, ачык һәм анык кануннар, гаделлек булсын иде. Алайса берәр кеше канлы җинаять күренеше элеп куеп, миллионлаган лайк җыя, ә син үзеңнең милләтеңне яклаган постың өчен «милләтара ызгыш уята» дип блокка китәсең. Яшерен аккаунтларга каршы көрәшә башласалар, «дошман»нардан үч алуның башка ысуллары пәйда булачак, – дигән фикердә ул.

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова белән дә бу хакта сөйләшкән бар иде. Җырчының социаль челтәрләрен күзәтеп баручылар беләдер: аның шәхси «хейтер»ы – Саимә исемле язылучысы бар. Артистның бер генә гамәлен дә бәяләмичә калмый ул.

– Һөнәрем буенча кирәкмәсә, мин, гомумән, «Инстаграм»да утырмас идем. Социаль челтәрдә адекват булмаганнар күп, барысына да игътибар итә торган түгел. Әз генә «дурак» булырга кирәк. Ләкин шул сүзләр арасында күтәреп булмый торганнары да бар, – ди мондый күренешләр турында Илсөя Бәдретдинова.

Телевидениедә эшләп алган Айгөл (исеме үзгәртелде. – Ред.) дә – интернет аша психологик басым ясауны кичергән кеше. «Бер кыз иде ул. «Инстаграм»да минем язмаларым астына тормышка өйрәтеп, көлемсерәп, фикерләрен калдыра башлады. Җавап язмый гына, бетереп бардым. Аннан туры үземә язарга тотынды. «Син – халык алдындагы шәхес, андый сүзләрне генә күтәрергә тиешсең», – ди. Ачыктан-ачык яшәргә өйрәтә инде. Әле ул минем сурәтләр, исем белән сәхифә булдырган. Күргәч, ризасызлык белдердем, аннан фан-сәхифә дип үзгәртте. «Блок» куюга кадәр барып җиткәч, башка язмады», – дип сөйләде ул.

Блогер Ринат Галиәхмәтов исә сүз белән тәэсир итүнең башка ягына игътибар итте.

– Бервакыт әни әти белән бергә төшкән фотосурәтен социаль челтәрдә урнаштырды. Моңа берәү: «Кыланчык», – дип язды. Моны бит яратып, «ии, кыланчык» дип тә укырга була. Шул ук вакытта дорфа иттереп тә. Әни аны «блок»лап куйды. Бу кеше миңа яза, әниегезне күрмим, яратып карый идем, ди. Әнидән сораштым, аннары бу кешегә яздым. «Мин аңа ул сүзне яратып яздым», – ди бу. «Смайл булса да куегыз», – дим. Чөнки елмаюсыз язылган һәр сүзне хәзер мыскыллауга тиңлиләр, – дип сөйләде ул. – Теләсә нәрсә язып утырулар закон тарафыннан контрольгә алынса, бик яхшы инде. Махсус язып утыручыларга азмы-күпме җәза күрелсә ярый. Тик ялган сәхифә ачу берни тормый. Шуңа күрә андый сүзләрне юньле кеше язмаганын шундук аңларга һәм игътибар итмәскә генә кирәк. Икейөзле кешеләр күп. Мин: «Безнең андый нәрсәгә иммунитет бар инде», – дим.

Сүз уңаеннан, 2021 елның 1 февраленнән «Мәгълүмат турында» законга үзгәрешләр кертелгән иде. Социаль челтәрләрдә ялган хәбәр таратуга, бер-береңне мыскыллау, сүгенү сүзләре куллануга каршы көрәш турында закон тәүлегенә 500 меңнән артыграк кеше кереп карый торган сәхифә хуҗаларына кагыла. «Гавами челтәр хуҗасы» төшенчәсе дә гамәлгә керде. Үз сәхифәсе, бите булганнарга бурычлар йөкләнә дигән сүз.

Нишләргә?

Тета-коуч, психосоматика буенча белгеч Гөлназ Мирхәлилова интернет мәйданчыкта аноним рәвештә башкаларны мыскыллаудан явызларча файдаланган кешеләрне шартлы рәвештә аерым бер категориягә кертте.

– Нигездә, бу – тормышыннан канәгать булмаган, уңышка ирешә алмаган, эчендә кешеләргә үпкә-рәнҗү хисе йөрткән, башкаларга көнләшеп караган һәм үзбәясе (самооценка. – Ред.) түбән дәрәҗәдәге кешеләр. Аларның күңелендә эчке конфликт яши. Бер мисал. Шәхес эш урынында кимсетелүгә дучар, йә булмаса эш шартларыннан канәгать түгел, нәрсәгәдер ирешергә тели, әмма белеме аз, ди. Ул инде башкаларның уңышыннан көнләшеп яши. Проблемасын хәл итә алмау эчке киеренкелек тудыра. Башкаларга яла ягу, нәрсә уйлаганын әйтү – андый кешеләргә эчке ләззәт алу, үзбәясен арттыру мөмкинлеге,  – ди белгеч.  – Билгеле, бу – ялгыш юл, кешенең үз-үзен алдавы. Башкаларны кимсетү белән үз эчеңдәге проблемаларны чишеп булмый.

Андыйларның корбаны булмас өчен нишләргә соң? Гөлназ Мирхәлилова әйтүенчә, бу хәлдән берәү дә тулысынча сакланмаган.

– Әлбәттә, дөньяда төрле кеше бар һәм аларның фикере дә төрле. Барысының да фикерен якын алмаска өйрәнергә кирәк. Моның өчен бер күнекмә булыша: әгәр дә сиңа интернет киңлегендә начар сүз язалар, кимсетәләр икән, белеп тор: ул синең хакта түгел. Бу сүзләр – аның эчке дөньясы чагылышы. Ул аның никадәр бәхетсез булуын күрсәтә. Игътибарыгызны, энергиягезне аларга сарыф итмәгез. Күңелегез дә тыныч калачак, – дип киңәш итте белгеч.

Хокук дөньясында «кибербуллинг» төшенчәсе рәсми төстә теркәлмәсә дә, Җинаять кодексында булган башка маддәләр буенча мыскыл итүчене җавапка тартырга мөмкин. Мисал өчен: кешегә үтерү яисә сәламәтлеккә зыян китерү белән янау – 119 маддә, яла ягу – 128.1 маддә, шәхесне хурлау – 130 маддә, хулиганлык – 213 маддә, җенси характердагы гамәлләргә мәҗбүр итү – 133 маддә.

САН

Белгечләр әйтүенчә, пандемия башлануга Россиядә интернеттан файдаланучылар саны да, негатив таратучылар да арткан. Узган елгы күрсәткечләргә караганда, илдә яшәүчеләрнең 10 процентына шәхескә карата дорфа сүзләр килеп ирешкән. 7 процентыннан көлгәннәр, 6 проценты кызыксынулары, карашлары, җенесе яисә яшенә бәйле рәвештә мыскыллау белән очрашкан. Сораштыруда катнашучыларның 3 проценты үзенә карата көч куллану, янау сүзләре язуларына тап булган. Интернет кулланучыларының 42 проценты фикеренчә, соңгы биш елда ил күләмендә социаль челтәрләрдә мәсхәрәләүгә корылган язма һәм шәрехләмәләр саны арткан гына.

Россиядә яшәүчеләрнең 22 проценты интернеттагы мыскыллау күренешләре белән күбрәк «ВКонтакте» социаль челтәрендә очраша икән. 18 проценты – «Инстаграм», 13 проценты – «ТикТок», 10 проценты – «Ютуб», 8 проценты «Одноклассники» кебек сәхифәләрдә кибербуллингка юлыккан.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү