Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы ничек билгеләп үтеләчәк?

Бәйрәм генә түгел. Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп итү уңаеннан узасы чаралар тарихны барларга, онытканны искә төшерергә һәм киләчәк турында уйларга этәргеч булырга тиеш. Иң мөһиме: алар мөселман өммәте генә түгел, янәшәдә яшәүче башка дин әһелләренә дә кагыла. Әлеге вакыйгага әзерлек һәм аны оештыру буенча республика комитетының киңәйтелгән утырышында шул хакта фикер алыштылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарихи вакыйга уңаеннан күздә тотылган чараларның Россия мөселманнарын берләштерүгә, мөселман традицияләрен торгызуга юнәлтелгәнен билгеләп узды. «Без Россиядә традицион конфессияләр арасында диалогка, төрле милләт һәм дин вәкилләренең дустанә яшәвенә уңай шартлар тудыруга зур игътибар бирәбез», – диде республика җитәкчесе. Безнең илдә төрле милләт вәкилләренең тату яшәвен бөтен дөнья күләмендә үрнәк күренеш дип атады ул. Президент фикеренчә, безнең бурыч – ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу. «Дөньяда ниләр булганын күреп торабыз. Кызганыч, төрле деструктив көчләр исламны кулланып, гомумән, бу дингә хас булмаган нәрсәләрне алга сөрергә омтыла», – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, истәлекле датаны бәйрәм итү республика һәм ил мөселман өммәте өчен күп еллар дәвамында традициягә әйләнде. Болгарда ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» беренче тапкыр 1989 елдан ук мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тәкъдиме нигезендә үткәрелә. Шул вакыттан бирле ата-бабаларыбызның мирасын саклау буенча күп эш башкарылды. «Яңарыш» фонды эшчәнлеге нәтиҗәсендә зур күләмле тарихи-археологик тикшеренүләр, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә мәдәни мирас объектларын реставрацияләү эшләре башкарылды. Моның өчен ул Россия Президенты Владимир Путинга да рәхмәтен җиткерде.

Президент фикеренчә, юбилей чаралары бай мәдәни мирасыбызны, традицион рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерүдәге уңышларыбызны, Россия мөселман өммәтенең ислам дөньясының алыштыргысыз өлеше икәнлекне бөтен дөньяга танытырга тиеш. Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан ил күләмендә барлыгы 71 чара уздырырга планлаштыралар. Шуларның иң зурысы  – «Изге Болгар җыены», KazanSummit 2022 икътисади форумы, илкүләм татар дин әһелләре форумы, Җәмигъ мәчетенә нигез салу – көтелгән чараларның иң зурысы. Сүз уңаеннан, утырышта катнашучыларга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү логотибы проектын да тәкъдим иттеләр. Аны федераль оештыру комитетына да тәкъдим итәчәкләр. Билгеле булганча, әлеге комитетны Россия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкли.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ислам динен кабул итү белән бәйле тарихи юбилей тудырган мөмкинлекләрдән файдаланып калырга чакырды. «Бу – тарихи вакыйга. Владимир Путин карары нигезендә, аны зурлап бәйрәм итүнең нәтиҗәләре зур булачак. Ул милләтара татулык өчен бик кирәк. Бу вакыйгадан урыннарда файдаланырга кирәк», – дип мөрәҗәгать итте Шәймиев. Утырышта тәкъдимнәр дә булды. Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, мәсәлән, бәйрәм чаралары балалар, яшьләр тормышында да чагылырга тиеш, дип саный.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быел рус телендә онлайн-мәдрәсә ачылачагын да хәбәр итте. Мөфти, форсаттан файдаланып, мөселманнар мәнфәгатьләрен яклавы өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте. «Россия мөселманнары мәнфәгатьләрен зур ихласлык, сәяси осталык белән якладыгыз. Дөрес һәм үткен сүзләр табып, согудиләрне үз ягыгызга күндерә алдыгыз. Барлык мөселманнар исеменнән зур рәхмәт сезгә», – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Олуг тарихи вакыйга белән бәйле чаралар бөтен Россия  мөселманнары өчен дә зур вакыйга булачак. Шуңа күрә җыелышта башка төбәкләрдән килгән дин әһелләренең дә катнашуы гаҗәп түгел. Кырым мөфтие Эмирали хаҗи Аблаев Идел буе Болгар дәүләтендә исламның 1100 еллык тарихын мәдәни һәм социаль яктан зур әһәмияткә ия, татарларның һәм Россиядә яшәүче башка халыкларның милли үзбилгеләнүен формалаштыручы мөһим факторларның берсе дип атады. «Хәзерге җәмгыять үрнәк алырга тиешле тарих бу. Без кешелекнең, диненә һәм милләтенә карамастан, үзара мәхәббәт һәм хөрмәткә мохтаҗ булуына тагын бер кат инандык. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллык тарихы ул вакытта көн кадагында булган әйберләрнең бүген дә актуаль булуын раслый. Без бер-беребезгә мохтаҗ һәм бу безнең борынгы бабаларыбызның кыйммәтләрен кире кайтарырга тиешлегебезне искәртә. Халкыбызның тормыш юлын билгеләгән бабаларыбызга хөрмәт бу», – диде Эмирали хаҗи Аблаев.

Кырым мөфтие мөселманнар, православие һәм башка традицион дин вәилләренең татулыкта яшәвен  искәртте. Киләчәк буынның төрле халык һәм дин вәкилләре арасындагы шушы дустанә мөнәсәбәтләрне алдагы меңьеллыкларда да саклап калуларын теләде ул һәм Минтимер Шәймиев белән Рөстәм Миңнеханов алып барган сәясәтне башкаларга үрнәк дип атады. «Аллаһы Тәгаләне онытучылар, кайбер күршеләребез кебек, җитди проблемалар белән очраша. Ходай безнең Россияне мондый авырлыклардан сакласын. Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек телим. Башкалар да сездән үрнәк алсын», – диде Эмирали хаҗи Аблаев.

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин мәктәптә һәм югары уку йортларында әхлак дәресләре укытылырга тиешлеген әйтте.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү