100 яшьлек ветеранны үтергән ирләрне 25 ел төрмә көтә

Талау һәм үтерү факты буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Башкортстан прокуратурасы ике ир-атка хөкем карары чыгарган: 41 яшьлек Виктор Валавин белән 33 яшьлек Юрий Никитин 25 ел гомерләрен кырыс режимлы колониядә уздырачак. Алар йөз яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Несмеяновны үтерүдә гаеплиләр. Җинаятьчеләр зыян күрүчене таларга уйлыйлар. Алар аны кыйнап 2,4 миллион сумнан артык акчасын урлыйлар.

Җирле тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, 2020 елның июлендә ирләр төнлә исерек килеш ветеранның өенә кереп аны бәйләп куялар һәм кыйныйлар. Җинаятьчеләр акча бирүне таләп иткән. Зыян күрүче 2,4 миллион сумнан артык акчасын биргән. Алган тән җәрәхәтләреннән ветеран үлгән.


Фикер өстәү