Казах гамбиты. Күршеләрдә булган хәлләрдән безгә дә сабак алырлык

Гыйнварның беренче көннәрендә Казахстанда булган кайнар вакыйгалар уйландыра һәм фикерләү сорый бездән.

Бердән, вазгыятьнең яшен тизлегендә үзгәрүе сискәндерә һәм шомландыра. Безнең бүген чагыштырмача тыныч һәм тотрыклы дип санаган тормышыбыз кискен алышынырга мөмкин икән бит. 2 гыйнвар көнне сыекландырылган газга, ягъни мотор ягулыгына бәяләрнең ике тапкырдан да күбрәккә артуына каршылык белдереп урамнарга чыккан казахлар берничә көн эчендә мәйданнарның утлы таба кебек кызачагын, бер мәгънәсезгә кан коелачагын, югары хакимияттә зур үзгәрешләр буласын, илгә тынычлык урнаштыру максатыннан аркадаш илләрнең гаскәрләре кертеләсен күз алдына да китермәгәндер, мөгаен.

Вакыйгаларны кайнар эздән күзәтеп барган без дә аларның мондый борылыш аласын фаразлый да, чамалый да алмадык. Хәтта Кремльдә дә мондый гамбитны көтмәгәннәр иде. Карарлар аяк өстендә кабул ителде, аяк киемен чабып барган килеш алыштырырга туры килде. Тарихта беренче тапкыр ОДКБ (күмәк куркынычсызлык килешүе оешмасы) – элекке совет республикаларының берничәсе катнашында төзелгән хәрби союз көчләре хәрәкәткә килде. Мәсьәләнең шундый кызык ягы бар: Азәрбайҗан – Әрмән конфликтында Ереван бик үтенеп сораса да, ОДКБ җитәкчелеге авызына су капты, кан коюда катнашмады. Дөрес, ул чакта юридик яктан нигезләрлек сәбәп бар иде: Азәрбайҗан сугыш хәрәкәтләрен халыкара җәмәгатьчелек әрмәннәрнеке дип танымаган җирләрдә генә алып барды, ягъни Әрмәнстан территориясенә һөҗүм булмады. ОДКБ исә бары тик аркадаш илләргә читтән һөҗүм булганда хәрәкәткә килә ала. Уставның 4 статьясында шулай язылган чөнки.

Хәзер инде казах мәйданына килик. Анда бик тыныч протест башланып китте. Дөрес, бик масштаблы иде ул. Югары җитәкчелек урам тавышын шуңа күрә тиз ишетте: газга бәяләр киметелде, хәтта кайбер төбәкләрдә ул элеккедән дә арзанрак бәяләнә башларга тиеш иде. Вакыйгаларның менә бу өлеше бик табигый агышта. Инфляциядән халыкның риза булмавы бик аңлашыла, мотор ягулыгы бәясе сикерүен кешеләр бик авыр кабул итә, монысы да мәгълүм нәрсә. Алай шаулап урамнарга чыгу ярамый ул үзе. Инфляцияне ул ысул белән басып булмый. Тик шулай да тыныч протестка түзәргә була әле, сабырлык чиген узмаганда, ул кайбер уңай нәтиҗәләргә китерә дә ала. Ләкин Казахстандагы шахмат тактасында бөтенләй көтелмәгән һәм аклана алмый торган адымнар башланды: бер дә уйламаган фигуралар мәйданга чыкты һәм бар нәрсәне ватарга-җимерергә тотынды. Күп кенә шәһәрләрдә полиция халык ягына чыкты, армия көчләрен кемнәрдер юлда бикләп, коралсызландыра һәм хәрби техниканы үз кулларына төшерергә кереште.

Газета хәбәрчесенең телефонында Казахстаннан алынган берничә хәбәр бар. Гыйсъянчылардан качып котыла алган хәрбиләрдән аларны коткаручы кешеләр сорый: «Ник җавап бирмисез, ник каршы тормыйсыз?» – диләр. Әле генә үлем куркынычыннан котылган хәрбиләр: «Приказ юк, ата алмыйбыз», – дип җавап бирәләр. Иң мөһиме: вакыйгаларны канлы юнәлешкә борып җибәргән үтерүчеләрнең кем икәнен аңлап булмый. Рәсми казах пропагандасы чит илдән килгән террорчылар турында сүз алып бара башлый. Президент Токаев «Твиттер»да 20 мең террорчы турында сүзләр элә, әмма ул сүзләрне бик тиз алып ташлый. Бердәнбер кулга алынган «чит ил террорчысы» Кыргызстаннан гастрольгә килгән яшь музыкант булып чыга. Рәсми кыргыз хакимиятләре аны яклап белдерү ясагач, егетне азат итеп, иленә кайтарып җибәрергә туры килә. Юк ителгән бер генә «террорчы»ның мәетен дә күрсәтә алмагач, радикаллар морглардан мәетләрне урлыйлар дигән хәбәр таратыла. Инде дистә меңнән артык кеше кулга алынса да, аларның берсен дә телевидение аша халыкка чит ил кешесе дип тәкъдим итеп булмый.

Казахстанның төп каналында КНБ – Милли курынычсызлык комитеты (бездәге ФСБ) адресына гаепләү ташлана. КНБ тауларда боевиклар әзерләгән дигән сүз аек акылга сыймаса да, дөреслеккә якын хәбәр игълан ителә. Комитет башлыгы Кәрим Мәсимов «дәүләткә хыянәт итү» дигән гаепләү белән кулга алына. Менә бу төштә инде без вакыйгаларның агышы ни өчен кискенләшүен бераз аңлый алабыз кебек. Мәсимов – ике тапкыр Премьер-министр булган кеше, аның җитәкчелекне үз кулына алуга шәхси амбицияләре булмый калмагандыр, мөгаен. Яшерен хезмәтләр өчен илдә түнтәрелеш оештыру зур проблема түгел. Тауларда боевиклар булганмы-юкмы – анысы башка мәсьәлә. Мәсимовның «досье»сын ачып карасак, аның АКШ Президенты Байден гаиләсе белән, элекке Англия Премьер-министры Тони Блэр белән дуслыгы һәм тыгыз элемтәләре барлыгы турында мәгълүматка тап булабыз.

Казах протестын ике өлешкә аерып куеп була: махсус оештырылмаган стихияле урам күтәрелеше һәм шуны файдаланып, югары элиталарның үзара сугышы. Токаев позициясенә басабыз да аны аңларга тырышабыз. Ил эчендә зур сугыш бара, кемнең кем яклы икәнлеген дә аңларлык түгел. Армия, полиция, яшерен хезмәтләрнең берсенә дә ышанып бетеп булмый. Ярдәмгә көчләрне читтән чакырырга туры килә. Уенга ОДКБны тартып кертү шул максаттан оештырыла. Чит ил агрессиясе турында рәсми игъланнардан башка гына хәрби блокны хәрәкәткә китереп булмый. Карар тиз кабул ителеп, ОДКБ көчләре керә башлагач, кайнар башлар тиз суына, эшнең зурга киткәнен инде фетнәне оештыручылар да аңлый башлый. Армия һәм аның югары җитәкчелегенең Токаевны яклавы да мәгълүм була. Берничә хата җибәргән югары офицерларның соңгы көннәрдә үз-үзләренә кул салуы казах мәйданының зур драма икәнен, тетрәндергеч фаҗига икәнен аңлата.

Казах мәйданының тагын бер катлаулы ягы бар: илнең төньягында руслар күпчелекне алып торган Караганда өлкәсе урнашкан. Төньяк территорияләрнең Россиянеке булырга тиешлеге турында ым-ишарәләр рус милли көчләре тарафыннан да, хәтта кайвакыт рәсми авызлардан да яңгырмады түгел. Әмма Мәскәү аек акыл белән эш итте: яңа «ДНР»га нигез салынмады. Инде хәзер ОДКБ көчләре ничек тиз кергән булса, шундый ук тизлек белән кире чыгарыла да һәм бу – бик уңай күренеш. Аларның Казахстанда озак вакытка калулары, бер пуля да атылмаган очракта да, бик зур геосәяси тетрәнүләргә китерә ала иде. Кытай ягы дипломатик тел белән үзенең бу вазгыятьтән канәгать үк түгеллеген аңларлык итте. АКШ лидерлыгындагы Көнбатышның мөнәсәбәтен инде әйтеп тә тормыйк.

Казахстанда көймә чайкалуы ул – Россия өчен зур хәвеф. Бик озын коры җир чиге. Аны ныгытып, бикләп бетереп булмый. Россия Урта Азия республикаларына бары тик Казахстан аша гына үтеп йөри ала. Ә алар белән икътисади бәйләнешләрне өзәргә ярамый. Көнбатышта НАТО блогы белән сөйләшүләрдә уңышка ирешеп булмады. Көньяктагы гаҗәп зур мәйданның үзеңә дошман көчләр йогынтысында калуына да, чайкалып торган вазгыятькә дә юл куярга ярамый. Әмма төбәктә артыгын да кыланып булмый, чөнки Кытай – Төркия – Көнбатыш – Россия мәнфәгатьләре үзара кисешеп беткән урын, андый кисешкән ноктада кыска ялганыш булып, ут чыгу бик тиз. Мәскәү шуңа күрә салкын акыл белән эш итә һәм сак кылана дип аңлыйк.

Бу юлларның авторы инде берничә ел дәвамында казах җәмәгатьчелегенең карашлары белән танышып яши. Алар турында шагыйрь теле белән: «Вулканнар бар диңгез төбендә…» – дип кенә әйтеп була. Шуңа күрә гыйнвар башындагы вакыйгалар –  казах драмасының беренче акты дип белдерә алабыз. Аның прологы берничә ел элек канга батырылган халык күтәрелеше рәвешендә уйналган иде инде. Тагын бер нәрсәне искә төшерик: Горбачев идарәгә килгәч, СССРда иң беренче милли гыйсъянчылык күтәрелеше Казахстанда булды, бөек державаның нигезен какшата торган тектоник үзгәрешләр шуннан башланып китте. Драманың икенче акты кайчан уйналыр, әйтә алмыйбыз. Әмма зур кайтавазы бүген безгә дә килеп җитте. «Российская газета»ның чәршәмбе санында «Эре ретейлерлар төп продуктларга бәяне төшерү белән килештеләр» дигән язма бар. Аннан башка да сәяси элиталар эчендәге кайтавазлар күзәтелә, әмма алары тышка яңгырамый инде аның.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү