Узган ел балалы гаиләләргә пособиеләр күбрәк түләнгән

Татарстанда һәр ике сумның берсе балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен тотыла. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова министрлыкның еллык коллегиясендә шулай дип белдерде. Министр сүзләренә караганда, республикада айлык кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрнең 72 проценты – балалы.

– Узган ел башка еллар белән чагыштырганда күпкә күбрәк күләмдә пособиеләр түләнде. Әйтик, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга пособие түләү өчен генә дә 5 миллиард сум акча сарыф ителде. Тулаем алганда, республикада һәр ике сумның берсе балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен тотыла, – дип белдерде министр үз чыгышында.

Гомумән алганда, узган ел социаль ярдәм өлкәсенә барлыгы 22 миллиард сум акча сарыф ителгән. Бер ел эчендә республикада эшсезләр саны да кимегән. Узган ел Татарстанда 37 мең эшсез исәпләнгән булса, быел андыйлар саны 11 меңне тәшкил итә.

Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, «Демография» илкүләм проекты кысасында бер ел дәвамында 6 мең кешене яңадан укытканнар. Биредә инвалидлык, лаеклы ялга чыгар вакыты җитү, эшсез калу аркасында эшкә урнаша алмый тилмергән кешеләр турында сүз бара. Әлеге проект кысасында алар яңа һөнәр үзләштереп, эшле булган.

Быел кайбер социаль программаларга күптән көтелгән үзгәрешләр дә кертеләчәк. «Бездә аз керемле саналган һәм сарай кебек күчемсез милке булган кешеләр бар. Элегрәк алар соңгылары аркасында үзләренә тиешле социаль ярдәм чараларын ала, социаль контракт төзи алмый тилмерә иде. Яңа кагыйдәләр нигезендә исә мәйданы 15 квадрат метрга кадәр булган яшелчә саклау урыннары, сарайлар күчемсез милек рәтенә кертелмәячәк», – диде Эльмира Зарипова.


Фикер өстәү