Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасы Прокуратурасы үз алдына куелган бурычларны намуслы үти

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Прокуратура хезмәткәрләре көненә һәм Прокуратура оештырылуга 300 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантана “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә узды.

Рөстәм Миңнеханов һәр ел саен һөнәри бәйрәмнәрнең Прокуратура хезмәткәрләре көненнән башлануын искәртте. “Залда прокурорларның берьюлы берничә буынын: олпат ветераннар, тәҗрибәле профессионаллар янәшәсендә өметле яшь белгечләрне күрү күңелдә зур канәгатьлек хисләре уята. Мөгаен, Россия прокуратурасының бөтен тарихын күренмәс җепләр белән бәйләүче буыннар дәвамчанлыгының иң әйбәт күрсәткечедер бу”, – диде Президент.
Республика башлыгы әйтүенчә, Татарстан прокуратурасы үзенең алдына куелган бурычларны һәрвакыт намус белән үтәп килде. “Узган елда да шулай булды. Сез меңнәрчә гади кешенең хокукларын торгызуга ирештегез, кискен социаль мәсьәләләрне хәл кылуга булыштыгыз, закон бозу очраклары буенча нәтиҗәле чаралар күрдегез. Асылда сезнең тырышлык белән гражданлык җәмгыятендә төрле мәнфәгатьләр арасындагы бик нәзберек балансны саклауга ирешелә”, – диде Президент тантанада катнашучыларга.


Фикер өстәү