Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинны һәм Михаил Мишустинны «КАМАЗ-мастер» командасының җиңүе белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга һәм Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга «КАМАЗ-мастер» командасының «Дакар-2022» халыкара раллиенда җиңүе уңаеннан котлау телеграммалары юллады.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга Татарстан Республикасы һәм «КАМАЗ» автомобиль заводына һәрьяклы ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Хөрмәтле Владимир Владимирович! Сезне «Дакар-2022» халыкара раллиенда «КАМАЗ-мастер» командасының искиткеч уңышы белән котлыйм. Бу катлаулы узыш дәвамында Россия командасы бәхәссез фаворит булды һәм алтынчы тапкыр рәттән җиңүче урынын лаеклы рәвештә яулады. Камаз экипажлары дөньякүләм аренада ил автоспортының лидерлыгын, Камада легендар завод автомобильләренең куәтен һәм Россия автосәнәгатенең һичшиксез казанышларын тагын бер кат раслап, һөнәри осталыкның яңа үрен яуладылар», — диелә телеграмма текстында.

Михаил Мишустин адресына котлау телеграммасында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, КАМАЗ командасының планетаның катлаулы марафонында чираттагы триумфы – илебез автоспортының зур казанышы.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезовка котлау телеграммалары юллады.


Фикер өстәү