Татарстан «Цифрлы үрләр» бәйгесенә тәкъдим ителгән проектлар саны буенча икенче урынга чыккан

Татарстан «Цифрлы үрләр» бәйгесенә тәкъдим ителгән проектлар саны буенча икенче урынга чыккан. Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко әйтүенчә, бәйге тормышның барлык өлкәләрен цифрлаштыруны үстерү максатында оештырылган. Сәламәтлек саклау, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләре һәм башка юнәлешләр өчен кирәкле чишелешләр тәкъдим ителгән. Проектларның 80 процентын төбәкләр тапшырган.

Быел бәйгегә рекордлы санда – 800гә якын заявка алынган. 64е финалга чыккан.  Чернышенко искәртеп үткәнчә, илдә Президент Владимир Путин кушуы буенча икътисад һәм социаль өлкәнең төп тармакларын цифрлаштыру стратегиясе кабул ителгән. Быел шуның бишесе буенча цифрлы федераль проектлар тормышка ашырыла башлаган.

Проектлар саны буенча лидерлар өчлегенә, Татарстаннан тыш, Мәскәү (беренче урында), шулай ук Свердловск өлкәсе һәм Санкт-Петербург (икесе дә – өченче) кергән.


Фикер өстәү