Эшмәкәрнең эше җиңеләя

Премьер-министр Михаил Мишустин озакламый Дәүләт Думасында зур булмаган предприятиеләр өчен салым салуның автоматлаштырылган гади системасы турында закон проектының икенче укылышта кабул ителәчәген белдерде. Пилот төбәкләр арасында Татарстан да бар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Мишустин әйтүенчә, әлеге режим хисап тапшырмауны күздә тота. Салым хезмәте предприятиенең керемнәре турында мәгълүматларны башка чыганаклардан (алар арасында банклар да булачак) җыячак.

Премьер-министр яңалыкның эшмәкәрләргә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдергән. Закон проекты узган елның 21 декабрендә беренче укылышта кабул ителгән. Экспериментта, Татарстаннан тыш, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре катнаша. Яңа салым режимыннан хезмәткәрләре саны 5 кешегә кадәр һәм керемнәре  елына 60 миллион сумга кадәр булган компанияләр файдалана алачак.


Фикер өстәү