АИ-98 бензины һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде

Казанда узган елның декабрь азагыннан алып 2022 елның 10 гыйнварына кадәр АИ-98 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде, дип хәбәр итте Татарстанстат.

АИ-98 маркалы бензинның шәһәр буенча уртача бәясе 18 тиенгә арткан һәм бер литры 58,1 сумга җиткән, ә дизель ягулыгының бәясе 30 тиенгә артып, бер литры 51,2 сум булган.

АИ-92 һәм АИ-95 бәяләре элеккечә калды — бер литры өчен 46 сум һәм 49,5 сум түлисе.


Фикер өстәү