«Рубин»ның элеккеге уенчысының хатыны 27 яшендә һәлак булган

«Рубин»ның элеккеге уенчысы Олег Данченко хатыны Виктория Данченко юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган. Бу хакта «Киев INFO» Telegram-каналы хәбәр итә. Аңа 27 яшь була.

Виктория җиңел машинага бәрелгән автомобиль руле артында булган, шуннан соң ул фура астында очып керкән. Аның гәүдәсен махсус инструментлар ярдәмендә чыгарырга туры килгән.

Данченко «Рубин» өчен 2019 / 2020 сезонда чыгыш ясады. Казанлылар өчен ул 19 матч уздырган һәм ике нәтиҗәле пас биргән. Шуннан соң ул «Уфа» командасына күчә. Бүгенге көндә ул Украина чемпионатында чыгыш ясый.


Фикер өстәү