Кол Шәриф: чын исеме, тормыш юлы һәм үлеме хакында

Без борынгы Кремльнең бер бизәге – зәңгәр гөмбәзле мәчетне рухи яңарыш, үткәнебез белән киләчәкне тоташтыру символы итеп кабул итәбез. Исеме дә әйтергә уңайлы, яңгырашлы. Әмма яшерен-батырын түгел, иман йортына исеме кушылган Кол Шәриф турында күбебез белеп бетерми. Бу гаҗәп тә түгел кебек, чөнки галимнәр әйтүенчә, Кол Шәриф хакында мәгълүматлар бик аз. Хәтта бу бөек затның кайда һәм кайчан туганлыгы да билгеле түгел. Әдәбият галимнәре аның чын исеме Мөхәммәд Шәриф булырга тиеш дигән фикердә. «Кол» атамасы «Аллаһ колы» мәгънәсендә кушылган. Кырымда яки Хаҗитарханда (Әстерханда) туган булырга тиеш дип фаразлана, чөнки аның тәхәллүсе дә – Хаҗитархани. Кол Шәриф – талантлы шагыйрьләрнең берсе, Казан ханлыгының баш имамы, күренекле дин галиме һәм илче-дипломат, үзенең бөтен гомерен, талантын, иҗатын халык бәхете өчен фида кылган шәхес. Кол Шәриф хакындагы мәгълүматларны укучыларыбызга галимнәребезнең эзләнүләренә таянып җиткерәбез.

Сәет

Шагыйрьнең әтисе Мансур исемле булган, сәетләр нәселеннән. Ул вакытларда нәсел җепләре Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташкан дин әһелләрен сәет дип атаганнар. Алар дәүләт идарәсендә зур урын биләп торганнар. Кол Шәриф үзе дә Казан ханлыгы чорына караган документларда, 1546 елдан башлап, сәет дип язылган. Әтисе үлгәннән соң аны Казан ханлыгы руханиларының башлыгы, ягъни баш имам итеп билгелиләр. Шәриф Казан ханлыгы халкы өчен әдәп-әхлак үрнәге булып санала. Аны үзе яшәгән патшалыкта гына түгел, чит мәмләкәтләрдә дә ихтирам итәләр. 1551 елның октябреннән башлап, рәсми рәвештә олуг сәет вазыйфасын башкарган. Бу – дәрәҗәсе ягыннан ханнан кала икенче урында торучы дәүләт эшлеклесе дигән сүз.

Кол Шәрифнең дәүләт эшлеклесе буларак кылган гамәлләре турында аз билгеле. Шунысы гына төгәл мәгълүм: аңа татар дәүләтенең, Казанның язмышы кыл өстендә торган иң авыр һәм катлаулы заманда эш итәргә туры килә.

Илче

Рус гаскәрләре Казанга кадәр килеп җитә. Зөя тамагында бер ай эчендә хәрби ныгытма калкып чыга. Тау ягы халкы Явыз Иванга буйсындырыла, җирләре Казаннан тартып алына. Шундый шартларда 1551 елның июнендә хөкүмәт чарасызлыктан руслар белән сөйләшүләр алып бара башлый. Илчелекнең җитәкчеләре итеп Кол Шәриф һәм кенәз Бибарс Растов билгеләнә. Ике арада шартнамә төзелә. Аның нигезендә Казан хөкүмәте тәхеткә Шаһгалине утыртырга, Сөембикә белән аның улын Мәскәүгә озатырга, Казандагы рус әсирләрен азат итәргә тиеш була. Тарихчыларның кайберләре мондый гамәлләр канкоеш булмасын өчен һәм мөстәкыйльлекне саклап калырга мөмкин булмасмы дигән өмет белән шулай эшләнә дигән фикердә. Барып чыкмый. Ахыр чиктә Явыз Иван 1552 елның 9 мартында тантаналы төстә Казанга килеп керергә тиеш була. Әмма аңа шәһәр капкасын ачучы булмый.

Казанлылар хөкүмәт башына Чапкын Отучевны утыртып куялар. Хөкүмәт составына Кол Шәрифне дә кертәләр. Отучевның төп максаты Казан ханлыгының мөстәкыйльлеген саклап калу була. Казанны алу өчен Мәскәүдән яхшы коралланган 150 мең кешелек гаскәр юлга чыга. Август аенда алар Зөя каласына килеп җитәләр. Иван патша үзе Кол Шәрифкә хат белән мөрәҗәгать итә. Казаннны сугышмыйча гына бирергә дигән таләп куя. Бу таләп бертавыштан кире кагыла.

Каһарман

Август ахырларында руслар Казанны бар яктан да камап алалар. Аталык һәм Төмән капкалары арасына, җирне казып, дары тутырылган мичкәләр куялар. Беренче шартлау 4 сентябрьдә яңгырый. Күп кеше һәлак була, әмма шәһәр халкы бирелми.  Ай буена диярлек өзлексез сугышлар бара. Кол Шәриф Казан халкы өстенә  килгән афәтнең  коточкыч булуын сизә. Әмма аны, нишләргә, дигән сорау борчымый. Әлбәттә, халкы белән бергә булырга, ватандашларын изге сугышка рухландырырга! Кирәк икән, үзе дә соңгы сулышына кадәр көрәшәчәк, әмма кол булмаячак!

1 октябрьдә рус гаскәрләренә соңгы штурмга әзерләнергә әмер килә. 2 октябрьдә Аталык капкасы янында көчле шартлау ныгытмаларның бер өлешен юкка чыгара. Ташлар, кешеләр, бүрәнәләр, җир кантарлары – барысы да күккә оча. Шәһәрне саклаучылар аңга килергә өлгергәнче, икенче шартлау яңгырый. Рус гаскәрләре Кремльгә ябырыла. Казанлылар нык торалар, әмма көчләр тигез булмый.

Соңгы бәрелеш ныгытманың үзәгендә, Кол Шәриф мәчете янында бара. Кулларына ни туры килсә, шуның белән коралланган бер төркем мәдрәсә шәкертләре, муллалар һөҗүмгә күтәрелә. Сугыш мәйданына кулына кылыч һәм калкан тоткан Кол Шәриф үзе күтәрелә. Моны күреп, шәкертләре тагын да кыюланып китәләр, бар көчләрен җыеп дошман өстенә ыргылалар. Күпләре һәлак була. Исән калганнары, Кол Шәриф сәеткә ияреп, сугыша-сугыша, мәчет ягына чигенәләр. Халык арасында сакланып калган риваятьләрдә әйтелгәнчә, көрәшнең соңгы минутлары мәчет-мәдрәсә түбәсендә бара. Бу күренешне Шиһабетдин Мәрҗани менә ничек тасвирлый: «…россиялеләр Казанга һөҗүм иткәндә ул үзенең иярченнәрен җыеп мәдрәсәгә керә һәм, мәдрәсә түбәсенә чыгып, россиялеләр белән бик каты сугыша. Руслар аны мәдрәсә (бу мәчет-мәдрәсәне шул чорда ук Кол Шәриф исеме белән йөртәләр) түбәсеннән чәнчеп төшерәләр һәм  ул шулай итеп шәһит була…» Шулай итеп, 1552 елның 2 октябрендә, ил белән бергә, аның рухи остазы Кол Шәрифнең дә гомере киселә.

Шагыйрь

Кол Шәриф татар халкы күңелендә үзенең шигърияте, әсәрләре белән дә зур урын алган. Тик аның бүгенгә кадәр сакланып калган әсәрләре бик аз. Алар арасында дүрт-биш шигырь, шул исәптән «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» исемле зур күләмле поэмасы һәм «Зафәрнамәи вилаяти Казан» («Казан иленең җиңүе») дигән чәчмә әсәре. Шигырьләрендә Кол Шәриф Аллаһы Тәгаләгә дан җырлый. Аны олыларга, һәрчак күңелдә тотарга өнди. Фани дөньяда намус белән, нәфескә бирелмичә яшәп, Алла каршына гөнаһсыз барырга чакыра. Кол Шәрифнең иҗаты, әлбәттә, болар белән генә чикләнми. Галимнәр, аларны барларга, өйрәнергә кирәк, дигән фикердә. Борынгы әсәрләрнең язмышы кулъязма китапларның янгын, су басу һәм башка шундый бәла-казаларга очрамыйча сакланып килүенә бәйле була. XX гасыр башларына килеп җиткән байтак кына гарәп алфавитындагы кулъязмаларыбызның  1920–1930 нчы еллардагы «ислам диненә каршы көрәш» шаукымына эләгеп юкка чыгарылуын искә төшерсәк, нинди җинаять эшләнгәнен аңлау кыен булмас. Ярый әле мондый байлыкның кадерен белүче кешеләр дә булган. «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» әсәре 1899 елда Казан университеты нәшриятында басылып чыккан. Аны Казан өязе Курса авылының укымышлы кешесе хаҗи Шәмсетдин бине Хөсәен варислары үз акчаларына бастырып таратканнар. Кол Шәриф шигырьләренең кайберләре Төркиядә саклана торган кулъязма җыентыкларда да булуы мәгълүм.

Мәчет

Татарстанның визит карточкасы, дөньядагы иң матур 10 мәчет исемлегенә кергән Кол Шәриф мәчетенең яңа тарихы 1995 елдан исәпләнә, чөнки шул елны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев мәчет торгызу турындагы указга кул куя. Иман йорты архитекторлар Искәндәр Сәйфуллин һәм Айвар Саттаров проектлары нигезендә 2005 елда төзелеп бетә. 24 июнь көнне  тантаналы төстә ишекләрен ача.

Тарихи яктан карасак, Казан Кремлендәге иң зур җәмигъ мәчет, әйткәнебезчә, ханлык чорында ук Кол Шәриф мәчете дип йөртелә. Аның даны еракларга тарала,  XVI гасырда  Урта Иделдә ул фәнни һәм дини үзәк була.

Мәчетнең архитектурасы күбрәк төрек һәм һинд гыйбадәтханәләрен хәтерләтә. Аның 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, лалә чәчәге (Идел буе Болгары уңдырыш символы) белән бизәлгән. Мәчеттә бик еш экскурсияләр үткәрелә. Шул максаттан чыгып, архитекторлар ике балкон төзетүне күздә тотканнар. Ул биш катлы,  бер мең ярым кешене сыйдыра ала. Ә бина каршындагы мәйданда ун меңгә якын кеше җыела ала. Чагыштыру өчен: борынгы Кол Шәриф мәчетендә дүрт йөз кеше намаз укый алган.

Гаҗәеп бер җай-рәхәттер җиһанда бу Казан шәһәре!

Галәмдә юктыр бу тикле туганлык вә иминлек шәһәре.

Казандай төзек шәһри булмас дөньяда һичвакыт,

Казаннан көч алалардыр ничаклы бу җиһан шәһәре.

Кол Шәриф

«Галимнәрдән, хөрмәткә лаек габбасилардан һәм бөек сәедләрдән күпмедер шәхесләр булып, аларның башында нәкыйбел-әшраф дип танылган мелла Шәрифкол исемле бер зат тора. Ул ислам ханнары һәм шәһәр халкы алдында ихтирамга һәм зур хөрмәткә лаек була».

Шиһабетдин Мәрҗани

Бераз тынып торган сугыш кинәт

Дөрләп китте тагы да көчлерәк.

Ә Колшәриф – алтмыш тутырган карт,

Бетмәс икән көч бу җанда да…

Телдә – Коръән сүзе…

Кулда – кылыч,

Менә кем ул илдә карчыга!

Ак фәрештә сыман ак киенгән,

Кайда кыен – шунда ашыга…

Әхмәт Рәшит

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү