Татарстанда тагын укучы бала югалган

Чаллыда 11 яшьлек малай югалган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, бала 13 гыйнварда иртән өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Бишенче сыйныфта укучы баланың анасы полициягә гаризаны 14 гыйнварда кич белән генә язган.

Билгеле булганча, бала моңа кадәр дә өйдән чыгып китеп югалгалаган булган.

Кичә Казанда10 яшьлек Владислав Хасанов югалган, дип хәбәр иткән идек. Бәхеткә, кич белән ул табылды.


Фикер өстәү