Апасыз булмый: мәктәпләрдә цифрлаштыру өлкәсендә ниләр үзгәрәчәк?

Татарстанда 2022 ел Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Быел электронлаштыру өлкәсендә мәктәпләрне нинди яңалыклар көтә? Кара такталарга, акбурга урын калырмы? Укучылар букча урынына электрон дәреслек кыстырып йөри башламасмы? Өй эшен тикшерүне кайчан компьютерга тапшырачаклар? Гомумән, цифрлаштыру тора-бара өйдә укуга китермәсме?

Өй эшен компьютер тикшерә

Россия Мәгърифәт министрлыгы мәгарифне цифрлы трансформацияләү стратегиясенең паспортын бастырган. Документта әйтелгәнчә, 2030 елда укучыларның өй эшләрен ясалма интеллект тикшерә башлаячак.

– Укытучылар һәм уку процессында санлы технологияләр нисбәте турында күптән фикер алышу бара. Ясалма интеллект барлыкка килгәч, бәхәсләр тагын да артты. Төрле формула, кагыйдә, вакыйгалар һәм башкаларны тикшерүне компьютерга йөкләргә мөмкин. Укытучының төп эше белем бирү булачак. Мәгариф платформаларын исәпкә алсак, Россия моңа әзер, тик мәсьәләнең техник ягы бар. Яхшы компьютерлар һәм элемтә кирәк, – ди академик Виктор Болотов.

Әтиәниләр өчен мобиль кушымта

Мәктәпләрдәге цифрлаштыру өлкәсе өчен җаваплы белгечләр әйтүенчә, ниндидер яңалык кертү буенча әлегә күрсәтмә юк. Хәер, кемнәндер күрсәтмә көтеп утырырга да кирәкми. Әнә узган уку елында Казанда ачылган «Унбер» мәктәбендә әти-әниләр өчен мобиль кушымта булдырганнар.

– Эшне әти-әниләрдән башладык. Алар өчен бердәм кушымтада мәктәп, билгеләр, укучыларның портфолиосы, өй эшләре турында мәгълүмат булачак. Анда әти-әниләр туклану, белем һәм тәрбиягә бәйле төрле сорауларны бирә алачак. Быел шушы кушымтаны куллануга кертәбез. Икенчесен укытучылар өчен булдырырга җыенабыз. Соңрак укучылар өчен дә барлыкка киләчәк. Заманчалаштырудан калышып булмый. Мәктәп бар яктан алдынгы булырга тиеш. Без бит киләчәк буынны тәрбиялибез. Дәресләрне электрон формада укытмыйбыз, – диде мәктәп директоры Алмаз Хәмидуллин.

Акбур тотып язасы килә

Иннополис мәктәбендә белем бирүче – «Киләчәк укытучысы» бөтенроссия бәйгесендә җиңгән Айсылу Сәгыйтовадан заманча мәктәп, цифрлы дәресләр турында сораштык.

– Цифрлаштыру – тормышның аерылгысыз өлеше, шуңа күрә аннан өйгә кереп качып, күрмәмешкә салышудан мәгънә бар дип уйламыйм. Әлбәттә, һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш. Әгәр теләсә кайсы даруны күбрәк куллансаң, ул агуга әйләнергә мөмкин. Санлаштыру белән дә шул ук хәл. Безгә гаҗәеп мөмкинлекләр биргән цифрлаштыруны файдалы итеп куллана белергә кирәк, – ди рус теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Сәгыйтова. – Заманча технологияләрне бөтенләй файдаланмау урынсыз булыр иде. Дәресләрдә Лев Толстойның тавышын тыңлый, Есенинга кагылышлы видеоязмалары карый алабыз, теләсә кайсы интерактив музейда була алабыз. Башка мәктәпләрдәге кебек планшет, ноутбук, интерактив такталардан тыш, бездә физика, биологиядән тәҗрибә үткәрү өчен интерактив җиһазлар, Pasco лаборатория, лазерлы тир, цифрлы микроскоп, метеостанция һәм башкалар бар. Квадрокоптер, тавыш яздыру, видеога төшерү җайланмалары бар. Бездә бар да җитә.

Дөрес, һәр нәрсәнең чиге бар. Белгеч әйтүенчә, укучыларны яңа технологияләрсез дә кызыксындырып була. Дәресне уен рәвешендә оештырып, теләсә кайсы укучыны җәлеп итәргә мөмкин. Ул дәресләрендә еш кына банкага тутырылган шарлар, кубик, карточкалар куллана.

– Укучыларга күңеллерәк тә булып китә әле. Әйтерсең онлайн ресурслардан туеп киткәннәр, бер-берләренең күзенә карап аралашасы, дәрес материалларын тотып карыйсылары килә. Бервакыт миңа бер укучым: «Кайчак акбур белән гади тактага язасы килеп китә», – диде.

Бүген укучыларга клиплы күзаллау хас. Аларга кыска һәм тиз алына торган мәгълүмат кирәк. Моңа шушы заманча технологияләр сәбәпче түгелме?

– Моның төп сәбәбе заманча технологияләргә бәйле түгел. Мәгълүмат ташкыны шулкадәр күп, шуңа күрә кешенең ныклап уйларга вакыты юк. «Ютуб», «ТикТок» кебек кушымталардагы кыска роликлар да проблеманы тирәнәйтә. Бу мәгълүмат шавы онлайн мохитне генә эзәрлекләми бит. Болар – плакатлар, игъланнар, ялтыравыклы журналлар. Олыларда да шундый күзаллау бар. Әмма кыска мәгълүмат башта озак сакланмый, тиз онытыла, – ди Айсылу Сәгыйтова.

Шәһәрдән калышмыйбыз

Арча районының Ашытбаш мәктәбендә бүген 79 бала белем ала. Монда ата-аналар җыелышлары, төрле сәбәпләр белән укучылар мәктәпкә килмәгән очракларда дәресләр онлайн уза икән.

Информатика укытучысы Салават Шәйхетдинов әйтүенчә, авыл мәктәбе дә шәһәрнекеннән калышмый, мәктәптә яңа мәгълүмати технологияләр куллану өчен шартлар тудырылган. Бу – заман таләбе. «Дәресләрне заманча ысулларга нигезләнеп алып барабыз. Болай укыту укучыларда кызыксыну уята. Интернетта да укуга бәйле платформалар бик күп. Алар арасында БДИга әзерләнү өчен кирәклеләре дә шактый. Дөрес итеп куллана белергә генә кирәк. Компьютерлар бар, интерактив такталар 1–2 сыйныфта гына җитми. Интернет буенча проблемалар юк», – ди Салават Шәйхетдинов.

Дәресне телефонга калдырсак, ни була?

Әти-әниләр белән узган «туры элемтә»дә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәр нәрсәнең үз урыны булырга тиешлеген әйтте.

– Электрон платформалар күп, алар 30га якын. Аны гына кулланып, дәресне телефонга гына кайтарып калдырсак, нәрсә була? Балалар болай да виртуаль дөньяда яши, үзебез дә сизмәстән шунда кереп китәбез. Хәзер Советлар Союзын гына искә алып, алга барып булмый. Без платформа турында уйлыйбыз. Телефон, интерактив тактада гына реаль тормышны күрмибез. Балалар аралашырга, төрле түгәрәкләргә йөрергә тиеш. Аралашуны бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Ни өчен без читтән торып кына укуга күчмибез? Мәктәптә белем алу, туклану, түгәрәкләргә йөрү өчен барлык шартлар тудырылган. Балаларны виртуаль тормыштан аерырга кирәк. Без мәктәптә моны контрольдә тотабыз, ә өйдә – юк. Тәрбиясе турында борчылган әти-әниләр балаларына телефонны озакка бирми. 1 сыйныфта телефонда – 15 минут, югары сыйныфларда 35 минуттан артык утырырга ярамый. Ә бездә көне буе шуннан чыкмыйлар, – диде министр.

Сергей Кравцов, Россия Мәгърифәт министры:

– Санлаштыру белемне кысрыклауга китермәячәк. Мәктәптән баш тартып булмый. Укытучы белән укучылар арасындагы элемтәләрне берни дә алыштыра алмый. Дистант формасы кертелгәч, балалар укытучылары янына кайтуны зур түземсезлек белән көтте. Цифрлаштыру мохите ул – мәгариф оешмаларында шартлар булдыру, яңа технологияләр куллану өчен инфраструктура проекты. Заманча дөньяны яңа технологияләрдән башка күз алдына китереп булмый. Мәктәпләрне цифрлаштыру белемне яңарту мөмкинлеге бирә, без моны кулдан ычкындырмаска тиеш. Мәҗбүри дистант яңа технологияләрне үстерү кирәклеген күрсәтте. Балаларны аннан дөрес итеп файдаланырга өйрәтергә кирәк. Мәктәпләр электрон дәреслекләргә күчәргә җыенмый. Электрон әсбапларны санитар нормаларны исәпкә алып кулланырга мөмкин. Әмма тулысынча электрон дәреслекләргә күчү турында сүз алып барылмый. Дәреслекнең кәгазь яки электрон вариантын сайлауны министрлык та, укытучы да түгел, әти-әни хәл итәчәк.

Җиңеләйтү өчен яңарту

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан белем бирү йортларында нинди яңалыклар кертелүе, «Цифрлы мәктәп» проекты турында кызыксындык.

– 2022 елда «Электрон белем бирү Татарстан 2.0» проекты тормышка ашырыла башлый. Ул edu.tatar.ru. мәгълүмат системасын яңартуны күздә тота. Проект укытучылар, мәктәп директорларының хезмәтен җиңеләйтүне күздә тота. Татарстан 2022–2030 елларда интернет челтәре, дәүләт мәгълүмат системаларыннан файдалану өчен «Цифрлы мәктәп» стандарты буенча IT инфраструктураны булдыруга субсидия бирелүче төбәкләр исемлегенә кертелде. 2019 елдан республикада «Мәгариф» илкүләм проекты кысасында «Цифрлы белем бирү мохите» проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты – 2024 елга кадәр техниканы яңарту, кадрлар әзерләү, санлы федераль платформа булдыру юлы белән балаларга заманча һәм имин мәгариф мохите кертү. Быел 46 мәктәп һәм 6 урта һөнәри уку йортын ноутбуклар, күпфункцияле җайланмалар белән тәэмин итү күздә тотыла. 2024 елда мондый ярдәм 117 мәктәпкә каралган. Бүген республика мәктәпләренең 80 проценты интерактив чаралар белән тәэмин ителгән, – диделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү