«Икенең берсен сайларга тиеш булган котылгысыз хәлләрдә һәрвакыт өченче юлны сайларга кирәк…»

«Икенең берен сайла!» – диләр. Берсен сайлыйсың. Бер адым атлауга, тагын тормыш сорау куя: икенең берен сайла. Алдыңда торган шул икенең берсе дә сайларлык түгел икән, бу тупыйкка килеп төртелү дигән сүз. Сиздермичә генә кире чиген дә тагын икенең берен сайла. Без шуңа күнеккәнбез, без шулай яшибез.

Бот буе гына чагымда әле дус малай янына кердем. Өйдә ялгызы гына бу. Әби-бабасы юк. Әти-әнисе эштә. Гадәти хәл инде авылда. Әле син сабыйны ялгыз калдырулары җитмәгән, өстәвенә әллә күпме эш тә кушып китәләр…

Бәләкәй кеше тик торамыни инде, пыр тузабыз, анысын-монысын актарынабыз. Бер мәлне кайдандыр наручниклар килеп чыкты. Чып-чын богау инде. Милициянеке. Мин моны алай-болай әйләндердем дә бер боҗрасын иптәш малайның беләгенә эләктердем, икенчесен – карават аягына.  Чытырт итеп ябылды бу. Кызык. Икебез дә көлешәбез. Көлеп туйгач, ычкындырырга итеп карасак, ычкынмый теге. Озак кына маташа торгач, бу гамәлнең кызыгы бетте. Берәр җирдә түгелме дип ачкычын эзләргә булдык. Теге малай: «шунда түгелме икән» дип әйтеп кенә тора инде, мин актарынам. Юк, табылмый. Бераздан малайның су эчәсе килә башлады. Мин чүмеч белән су алып килдем. Бераздан алма ашарга теләде, мин бакчаларына чыгып алма алып кердем. Аннан соң урамдагы су колонкасына кеше җыела башлады. Су сәгать унбердән уникегә кадәр генә була, аннан соң туктый. Өлгермәсәң – үзең гаепле. Миңа да суга чыгарга кирәк. Өлкәннәр үзләре өйдә булмаса да, эш кушып китә бит алар.  Дус малай көйсезләнә: «Су ташып куярга кушканнар иде, хәзер ничек итим инде?!.» – ди. Икебез өчен дә ташып куярга туры килде. Ә башкача ничек итәсең? Үзем гаепле: мин эләктердем, мин ычкындырырга тиеш. Ычкындырырлык түгел. Кисеп булмый аны, балта белән чабып булмый. Икенең бере кала – я ачкычын табасың, я су ташыйсың.

Савытларын тутырып бетерүгә, дус малайның печ итәсе килә башлады. Юындык су сала торган чиләкләрен китереп куярга туры килде. Ул эшен бетергәч, түгеп тә кердем. Икенең бере – нишлисең. Ачкычын табалмагач, барысын да эшләргә мәҗбүрсең. Төш җитте. Чәй куеп эчерергә, йомырка пешереп ашатырга туры килде. Алар арасында ачкыч эзлим, ачкыч табылмаса, нишләргә мөмкин, дип баш ватам. Юк. Берни башка килми. Ташлап китәргә дә ярамый ич инде, үземнең дус бит.

Бәхеткә, сәгать дүртләр тула дигәндә әнисе кайтып керде. Ул бу хәлне күреп, бер-ике матур сүз генә әйтеп алды да… карават аягын күтәрде… һәм боҗраның бер ягы шуып чыкты… Моны күреп мин телсез калдым. Әллә ничә тапкыр пар чиләкләр күтәреп су ташып йөргәнче, караватның бер аягын гына күтәрергә кирәк булган лабаса! Мин икенең берен сайладым. Өченче юлны эзләргә кирәк булган…

Кеше куян куа диеп… бер танышым да үз эшен, үз бизнесын ачарга булды. Матур гына бер җирдә машиналар кую урыны булдырды бу. Шуны төзим, дип бурычка батып бетсә дә, эше һич алга китмәде. Сәбәбе дә бар иде. Шәһәрнең тыныч урыны – урлашучы юк, талаучы юк. Хәтта кичтән бикләргә онытсаң да, машинаң иртәнгә кадәр шул килеш тора. Шулай булгач, кемнең түләүле стоянкага куясы килсен инде?!. Моңа хәзер ике генә юл бар: яки бу бизнестан котылырга, яки аны башка урында ачарга. Аптырап калган эшкуарга шулай киңәш итәләр белгән кешеләр, икенең берсен сайла, өметсез эш бу, диләр. Һәм эшкуар бу автостоянканы сатарга уйлый. Ләкин башкалар да сантый түгел, бер табыш китерми торган бизнесны хәтта бик арзанга да алырга теләүче юк.

Һәм эшкуар… өченче юлны сайлый. Янган өч автомобиль табып ала. Бер төнне машиналарның берсен бер ишегалдына куеп китә. Аннан соң тагын бер ишегалдына… Һәм бераздан тегенең стоянкасы эшли башлый.

Кемнең машинасын яндырганнар? Бу сорауга төгәл җавап бирә алучы юк. Ләкин бу мөһим дә түгел. Иң мөһиме – кемнеңдер машинасын яндырганнар. Өстәвенә күрше ишегалдында да бер янган машина тора. Алла сакласын!..

Әлбәттә, мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Мин башкача санап тормыйм, теләсәгез, үз тормышыгыздан үзегез мисаллар табыгыз. Мисаллар күп, ә хакыйкать берәү генә: икенең берсен сайларга тиеш булган котылгысыз хәлләрдә һәрвакыт өченче юлны сайларга кирәк.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү