Республикада тагын 112 кеше коронавирус йоктырган

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда тагын 112 кеше коронавирус йоктырган. Алты кеше чирне чит төбәктә йоктырып кайткан, калган очракларда вирус башка авырулардан ияргән.

«35 кеше хастаханәгә салынды, 77 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Коронавирустан зыян күрүчеләрнең яртысыннан артыгы Казанда — 62 кеше. Чаллыда 14 кеше авырый. Ә районнар арасында иң күп авыручылар Әгерҗе (5) һәм Минзәлә (4) районнарында.

Пандемия башланганнан бирле республикада 44,3 меңгә якын кеше коронавирус йоктырган, 37,6 меңе чирдән савыккан.


Фикер өстәү