Татарстанда биш кеше коронавирустан үлгән

Узган тәүлек эчендә коронавирус Татарстанда тагын биш кешенең үлеменә китергән.

Республикада пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 1 522 очракка җиткән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йогышлы чирнең соңгы корбаннары арасында 1952 һәм 1969 елларда туган ике ир-ат һәм 1947, 1950, 1952 елларда туган өч хатын-кыз бар.

Соңгы мәгълүматларга караганда, соңгы тәүлектә тагын 112 татарстанлы яңа коронавирус инфекциясен йоктырган. Бу — алдагы ике көннән ике очракка кимрәк.


Фикер өстәү