Назаль вакцинаның ничә компонентлы булачагы билгеле

Гамалея исемендәге үзәк белгечләре әзерли торган ковидка каршы вакцина ике компонентлы булачак.

Үзәкнең директоры Александр Гинцбург вакцинаны бустер сыйфатында кулланган вакытта бер генә компонент җитүен искәртә. «Әгәр вакцинация беренче тапкыр ясалса, ике компонент кулланыла, ә бустер буларак кулланылса, бер компонент та җитә», — дигән ул. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Гамалея исемендәге үзәк җитәкчесенең урынбасары Денис Логунов сүзләренчә, назаль вакцина авырттырмый һәм аның начар тәэсире бик аз күләмдә. Препарат өске сулыш юлларында иммунитет рәвешендә өстәмә барьер ясый.

Узган елның 21 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин коронавирустан назаль вакцинация узды. Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, препаратны кулланганнан соң ул бернинди дә тискәре йогынты сизмәгән.


Фикер өстәү