Рөстәм Миңнеханов ишегалларындагы карны тиешенчә чистартмаган өчен тәнкыйтьләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә ишегалларында кар чистарту буенча коммуналь хезмәткәрләрнең җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләмәвен тәнкыйтьләде.

«Һава шартлары турында берничә сүз. Кар ява, юл коммуналь хезмәтләре бик киеренке эшли», — диде республика җитәкчесе.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрнең торак йортлар янындагы карны чистартуга кагылышлы мөрәҗәгатьләренең күп булуына игътибарны юнәлтте.

«Әйе, без төп юлларны чистартабыз, әмма, кызганычка, безнең эчке территорияләр буенча шикаятьләр бик күп. Без монда эшләп бетермибез», — диде ул.

Казан мэриясе мәгълүматлары буенча, 13 гыйнварда шәһәр урамнарыннан 13,3 мең тоннадан артык кар чыгарылган, ә 14 гыйнврада — 16 380 тонна. Бүген 521 юл эшчесе һәм 401 махсус машина урамнарны кардан чистарта.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлавынча, иртәгә, 16 гыйнварда, Татарстанда буранлы һава торышы сакланачак.

/Татар-информ


Фикер өстәү