Кызым, сиңа әйтәм, киленем син тыңла! Пособиегә бәйле нинди яңалыклар бар?

Пособие күчтеме әле? Артканмы-юкмы? Пособие рәвешендә дәүләт ярдәме алучылар тарафыннан бу көннәрдә иң еш бирелә торган сораулар бу. Ник дигәндә, Яңа ел алдыннан 1 гыйнвардан күп кенә пособиеләрнең артачагы хәбәр ителгән иде. Быел кайсы төр пособие күпмегә артачак? Бүген әнә шул сорауларга ачыклык кертәбез.

1,5 яшькә кадәр пособие

Казанның Кадыш бистәсендә яшәүче Алсу Закирова 1,5 яшькә кадәрге балаларга түләнә торган пособие ала. Берничә көн элек гыйнвар ае өчен акча күчкән.

– Узган елның апрелендә кызыбызга яшь ярым булды. Шуннан пособиегә документлар җыеп тапшырдым. Аллаһка шөкер, уңай җавап килде. Шуннан бирле ай саен пособие алабыз. Әле кичә генә гыйнвар аеныкы күчте. Быел артачак дигәннәр иде, үзгәреш күрмәдем әле. Акчасын баланың үзенә тотабыз. Әллә ни зур сумма булмаса да, бер хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр акчасын җиткереп яшәгән гаиләгә менә дигән ярдәм инде бу, – ди ике кыз әнисе.

1,5 яшькә кадәрге пособие күләме, быел 5,8 процентка артып, 7493 сумга җитәчәк. Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, ул февраль аеннан гына түләнә башлаячак. Гыйнвар ае өчен исә бу төр пособие элеккеге күләмдә түләнә. Әлеге акча баланың әнисенә генә түгел, әтисенә яки аны тәрбияләгән башка туганына да түләнә ала. Әлеге төр пособиене алу өчен гариза бала туганнан соң ярты ел эчендә бирелергә тиеш. Гариза язганда айлык керемнәрне күрсәтүче белешмә дә тапшырырга кирәк. Рәсми рәвештә эшләүчеләр – аны эш урыныннан, эшсезләр социаль яклау бүлегеннән алырга тиеш. Шәхси эшмәкәрләр пособиене Социаль иминиятләштерү фонды аша рәсмиләштерә.

3 яшьтән 7 яшькә кадәр пособие

Билгеле булганча, әлеге пособие 2020 елдан гамәлдә. Ул айлык керемнәре гаиләдәге бер кешегә туры килгән яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә түләнә. Баштарак ул төбәктә балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының яртысы (узган ел Татарстанда 4856 сум иде. – Ред.) күләмендә билгеләнә иде. 2021 елның апрелендә аны исәпләү кагыйдәләре үзгәртелде. Хәзер аның күләме, гаиләнең айлык кеременә карап, 50 процентка гына түгел (быел – 5216 сум), ә төбәктәге балалар өчен каралган яшәү минимумының 75 проценты (7824 сум) һәм 100 процентына (10433 сум) кадәр җитәргә мөмкин. Әлеге пособиене алу өчен, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яки күпфункцияле үзәккә барып, гариза язарга кирәк. Документларның күчермәсен тапшырасы юк. Аларны, шул исәптән, гаиләнең айлык кереме турындагы мәгълүматны ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән тикшерәчәкләр.

3 яшькә кадәр пособие

Быел бу төркемгә кергән балаларга 10756 сум түләнәчәк. Узган ел ул 9713 сум тәшкил иткән иде. Әлеге пособие айлык кереме ике яшәү минимумы күләменнән азрак булган гаиләләргә бирелә. Беренче бала өчен бу акча – бюджеттан, икенче балага ана капиталыннан түләнә. Шуңа күрә беренче балага тиешле пособиене алу өчен, социаль яклау бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә барып, гариза язарга кирәк. Икенче баласына 3 яшькә кадәрге пособие алырга теләүчеләр Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Ялгыз ата-аналарга пособие

Хәтерләсәгез, узган ел 8–17 яшьлек баласын ялгызы гына тәрбияләүче ата-аналарга да пособие түләнә башлады. Быел аның күләме 6200 сум тәшкил итәчәк. Ялгыз ата-ана дигәндә, гаиләдә әти яки әни кешенең берсе вафат булган, хәбәрсез югалган яки туу турында таныклыкта күрсәтелмәгән очраклар күздә тотыла. Аерылган һәм үзара килешү нигезендә баласына алимент алучы ата-ана бу акчага өмет итә алмый.

Йөклелек буенча пособие

Әлеге түләү булачак әни кешегә йөклелекнең җиденче аенда ачылган «больничный» кәгазе нигезендә бирелә. Ул 140 көн дәвам итә. Йөклелек буенча пособие булачак әнинең соңгы ике елдагы уртача хезмәт хакы буенча исәпләнә. Быел йөклелек буенча пособиенең максималь күләме 360164 сум тәшкил итә. Эшләмәүче йөкле хатын-кызга минималь пособие түләнә. Быел аның күләмен элеккеге 58878 сумнан 63932 сумга кадәр арттырдылар. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, әлеге пособиене алу өчен, йөклелекне расларга кирәк. Моның өчен теркәлү урыны буенча урнашкан хатын-кызлар консультациясенә исәпкә басу тиеш. Йөклелек буенча пособие алу өчен гариза язасы юк. Ул «больничный» кәгазе нигезендә түләнә.

Матди хәле авыр булган йөкле хатыннарга өстәмә пособие түләү дә каралган. Моның өчен гаиләдә җан башына туры килгән айлык керемнең төбәктәге бер яшәү минимумы күләменнән азрак булуы шарт. Быел ул Татарстанда 10756 сум тәшкил итә. Бу акча хатын-кыз йөклелек буенча исәпкә баскан көннән башлап бала туганчыга кадәр түләнә. Булачак әнинең әлеге посбиегә мохтаҗмы-юкмы икәнлеген ачыклаганда, күчемсез милек, машиналар да исәпкә алына.

Ана капиталында үзгәрешләр

Быелдан башлап ана капиталы фаразланган инфляция күләме буенча түгел, гамәлдәгесе буенча индексацияләнәчәк. 1 февральдән беренче бала тугач бирелә торган ана капиталы – 524,5 мең сум (узган ел 483,8 мең сум иде), икенче балага исәпләнгәне 168,6 мең сум (2021 елда – 155,5 мең сум) тәшкил итәчәк. Моңа кадәр бер тапкыр да ана капиталы алмаган гаиләләр өчен аның күләме – 693,1 мең сум (узган ел 639,4 сум иде).

Эшсезләргә яңа пособие түләнәчәк

Быелдан Татарстанда эшсезләргә бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие түләнә башлый. Күләме – 18886 сум. Россия Пенсия фондыннан хәбәр итүләренчә, әлеге пособие ата-ананың икесе дә эшсез булган гаиләләргә генә бирелә. «Эшләмәүче ата-анага яки аның опекунына, уллыкка яисә тәрбиягә бала алган ата-анага бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Ул элек социаль яклау органнары тарафыннан бирелә иде. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 18886 сум 32 тиен тәшкил итә. Ике һәм аннан күбрәк бала туганда ул һәр балага түләнә», – диелә хәбәрдә. Аны алу өчен, бала тугач, алты айдан да соңга калмыйча, Пенсия фондында гариза язарга кирәк.

 

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү