Ркаил Зәйдулла Минтимер Шәймиев турында: «Уйларыңны күбрәк иҗат эшенә бирергә кирәк, дип киңәш бирде»

Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 20 гыйнварда 85 яшь тулды. Татарстан халкы, аның белән төрле елларда эшләгән кешеләр, зыялылар үзләренең аңа бәйле истәлекләре белән бүлештеләр.

Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлеге рәисе:

«Уйларыңны күбрәк иҗат эшенә бирергә кирәк, дип киңәш бирде»

– 1989 елны, язучыларның нәүбәттәге корылтаенда, татар-башкорт мөнәсәбәтләре уңаеннан бәхәсле чыгыш ясадым һәм Айдар Хәлимнең Татарстан җитәкчелегенә ачык хатын укыдым. Ул бик шау-шу куптарды. Чыгышны бүләргә дә теләп, президиумдагылар «тәмамласын» дип шаулашсалар да, регламент кысасыннан да чыгып, ахырына кадәр җиткердем. Тәнәфестә Минтимер ага, ул вакытта әле Министрлар Кабинеты җитәкчесе, тотып алды да, шактый гына үгет-нәсыйхәт укыды. Син әле яшь, уйламыйча сөйләмә, җиде кат үлчәгәннән соң гына бер кат кисәргә кирәк, дип борынгыдан килгән хакыйкатьне искә төшерде. Син талантлы егет, шуңа күрә уйларыңны күбрәк иҗат эшенә бирергә кирәк, дип киңәш бирде. Миңа бу гамәл бик гыйбрәтле тоелды, чөнки Министрлар Кабинеты рәисе әдәбият белән, мәдәният белән кызыксына дип уйламаган идем. Шактый яшь кеше сөйләгәннәрне җанына якын алып киңәш бирүе дә сәер тоелды. Ник дигәндә, без  бит югары вазыйфа биләгән кешеләрне әдәбияттан шактый ерак торучы технократ итеп күзалларга өйрәнгән.

Минтимер Шәймиев шуннан соң коммунистлар партиясенең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре, үзгәртеп кору елларында Татарстан Югары Советы Рәисе, аннан соң Президент булды.

Ул театрга еш йөри, премьераларны калдырмый иде. Гадәттә җитәкчеләр концертларга, спорт ярышларына йөри, ләкин театрга килеп, артистларны, язучыларны шәхсән белгән җитәкче – ул, мөгаен, бердәнбердер. Хәзер дә Минтимер  ага әдәби, мәдәни процессларны күзәтеп бара, талантлы яшьләрне белә, укый. «Ватаным Татарстан»ны, гомумән, татар матбугатын укып, таныша, кызыксына. Шалтыратып, бигрәк тә публицистик мәкаләләр уңаеннан, фикерен дә җиткерергә мөмкин. Аның белән бергә-бер очрашкан, өчәр сәгать сөйләшеп утырган чаклар да булды. Аның эрудициясе, белеме шаккатыра. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә генә түгел, бөтен өлкәдә хәбәрдар, белемле. Әдәбият-сәнгать белән кызыксынуы, минемчә, балачагыннан килә. Ул балачагында ук авыл китапханәсендәге барлык китапны укып чыккан. Олыгайган көнендә дә кызыксыну хисе сүрелмәгән. Ул бер нәрсәгә дә битараф түгел. Димәк, яшәү потенциялы көчле. Болар барысы да балачактан килә. Әйтәләр бит әле, алтыдагы – алтмышта дигән кебек. Тугыздагы да – туксанда! Һәрвакыт заман белән янәшә атлау, ул, әлбәттә, олы шәхесләрнең асыл сыйфаты.


Фикер өстәү