Лилия Шәрәпова: «Без ипотекага фатир алучыларның берсе булдык»

Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 20 гыйнварда 85 яшь тулды. Татарстан халкы, аның белән төрле елларда эшләгән кешеләр, зыялылар үзләренең аңа бәйле истәлекләре белән бүлештеләр.

Лилия Шәрәпова, Идел буе районының 73 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

«Без ипотекага фатир алучыларның берсе булдык»

– 2005 нче елдан Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен социаль ипотека дигән программа кертелде. Шушы программа нигезендә меңләгән гаилә торак шартларын яхшыртты. Безнең үзебезгә дә шушы программа белән фатир алырга насыйп булды. 2010 нчы елда чиратка басып, озак та көтмичә (3,5 ел ярым),  2014 нче елда җылы оялы булдык. Шундый матур, якты, уңайлы, җылы фатирлы булуыбызда Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең өлеше бик зур. Әлеге программада катнашып, фатир алу гына түгел, бюджетта эшләп, бәби тудыручыларга ярдәм йөзеннән, 200 мең сум акча да күчерелде. Бу яшь гаиләләргә авыр шартларда зур ярдәм булды. Шушы программа буенча яхшы фатир иясе булуга ирешкән меңләгән бюджет хезмәткәрләренең берсе буларак, Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Аңа – халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче мөхтәрәм Затка һәрвакыт бетмәс-төкәнмәс энергия һәм якты тормыш телим.


Фикер өстәү