Сигез сыер асраганчы… Районнарда сөтне ничә сумнан җыялар?

Кышын шәхси хуҗалыкларда сөт күләме кими, ә бәясе арта гадәттә. Декабрь – февраль айларында халыктан җыеп алына торган сөткә бәя югарырак була. Алдагы еллар белән чагыштырганда, быел шактый гына яхшы бәя куелса да, терлек азыгын кыйммәт бәядән юнәтүне искә алсаң, барыбер арзан чыга, ди халык.

Кукмара районының Бакча-Сарай авылында терлекләрне күп асрыйлар. Һәр хуҗалыкта ким дигәндә 5–6 сыер тоталар, чөнки халыкның барысы да диярлек төп табышны сөт сатып ала. Биредә декабрь ае өчен сөтнең бер литрына 26 сум биргәннәр.

– Сөт җыючы вакытында түләп бара. Без инде узган айның түләвен иртәрәк, 30 декабрьдә үк алдык. Киләсе түләү февраль башында булачак. Бәясеннән без канәгать. Авылда да зарланучыларны ишеткән юк. Күрше-тирә авылларда да шул хак, дип беләбез, – диде Чулпан Һадиева.

Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы фермеры Миңзөфәр Исмәгыйлевнең сөт заводы бар. Эшмәкәр 12 авыл халкыннан сөт җыеп эшкәртә.

– Халыктан җыя торган сөтнең сыйфаты шактый аерыла. Берсе су куша, икенчесе өстендәге маен җыеп ала, өченчесенеке ачыган була, дүртенчесенекендә антибиотик табыла. Шуңа күрә бер генә бәя куеп түләү дөрес булмас иде. Алда санап киткән бәяләмәләргә таянып, сөтнең бер литрына 25 сумнан алып 27 сумга кадәр түлибез. Еш кына вак-төяккә күз йомып, яхшы бәя бирергә тырышабыз, – ди фермер.

Миңзөфәр Исмәгыйлев әйтүенчә, районда соңгы бер ел эчендә сыер асраучылар саны бермә-бер кимегән. Алар йортлап түгел, авыллап бетә, ди ул.

– Без башка районнардагы сөт җыючылар белән дә элемтәдә. Алар да шундый ук фикердә тора. Халыкта сөт аз һәм сыйфатсыз булганлыктан, кооператив оештырдык та инде без. Башка районнарда литрына 23, 24 сум түләүчеләр дә бар. Быел бәяләрне арттырсалар да, чыгымнарны куып җитә торган түгел. Бер сыер тотуны аклар өчен сөтнең литры ким дигәндә 100 сумнан сатылырга тиеш, – дип саный тәҗрибәле фермер.

Сыер асраучылар да, шуны аңлап, ягъни файдасы күбрәк булсын дип, сөтне сатып алучыга үз юллары белән илтеп җиткерү юлын кайгырта. Ягъни чиста, сыйфатлы чимал җитештерүче намуслы хуҗалар сөтләрен базарга я үзләре илтеп сата, яки махсус кешеләргә биреп җибәрә.

– Без аларны «күләгәдә сату итүчеләр» дибез, – ди эшмәкәр Миңзөфәр Исмәгыйлев. –  Бер авылда яшәүче биш-алты кешедән сөт җыеп алалар да, аларны эшкәртеп, яки шул килеш кенә базарга илтеп саталар. Билгеле, бәяне дә югары куялар. Безгә исә калган кешеләр тапшыра. Бу безнең ише фермерларга бер дә яхшыга түгел. Икенчедән, дөреслек тә юк. Без лаборатория анализлары өчен ай саен үз кесәбездән билгеле бер хак чыгарып салырга мәҗбүр булсак, базарга илтеп сатучылар бер тиен дә түләми.

Арча районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары  Ленар Абдуллин әйтүенчә, районда халыктан җыела торган сөткә уртача бәя 29 сумны тәшкил итә. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 7 сум 50 тиенгә күбрәк дигән сүз.

– Корылык булып, ашлыкка кытлык килгәч, бәяләр шактый артты. Ләкин алай да бу бәяне канәгатьләнерлек дип әйтеп булмый әле, – дип саный җитәкче.

Районда халыктан җыеп алынган сөткә 30 сум 50 тиен түләүчеләр дә, 27 сум 50 тиен бирүчеләр дә бар. Апаз, Үрнәк авыл җирлекләрендә югарырак бәя куелса, Яңа Кырлай авыл җирлегендә 27 сум 50 тиен түлиләр.

– Апаз, Үрнәк авыл җирлекләре Балтач зонасына якын, шуңа күрә анда көндәшлек зур. Бәяләрдәге аерманың сәбәбе әнә шунда. Дөрес, эре хуҗалыкларда бәяләр аерыла. Анда, билгеле, сөтнең сыйфаты да башка. Алар заводларга сөтнең литрын 32–33 сумга тапшыра, – диде Ленар Абдуллин.

Башка районнар савым сыерлары саны кими дисә, Арчада күрсәткечләр үзгәрешсез калган.

– Узган ел белән чагыштырганда, шәхси хуҗалыклардан сөт 2 тоннага артыграк җыела. Көн саен 38 тонна тирәсе чыга. Узган ел ахырындагы мәгълүматлар буенча, райондагы шәхси хуҗалыкларда 6097 баш сыер исәпләнә иде, быел әлегә төгәл мәгълүматлар юк, ләкин күрсәткечләр шул тирәдә дип чамалыйбыз, – диде идарә җитәкчесе.

Сөт җыючылар шулай ук Азнакай районының Урманай авылы халкын да кыерсытмыйлар икән. Анда литрына 28 сумнан түлиләр. Авылда ике кеше сөт җыя. Берсе – үз авыллары егете, икенчесе – Мөслим районы кешесе. Икесе дә бер үк хак түли.

– Шушы көннәрдә декабрь ае өчен түләү алдык. Литрына 28 сум биргән, – диде Гөлнур Камаева. – Бик яхшы инде бу бәя. Аннан алдагы айда 27 сумнан түләгән иде. Ай саен бәя үсүгә таба баргач та күңел була. Җәен дә, күрше-тирә авыллар белән чагыштырганда, иң зур хакны безнең сөт җыючы куя. Ләкин ашлык бәясе белән чагыштырганда, барыбер арзан инде. Быел бер кило арпаны 18 сумнан сатып алдык бит.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү