Казан бердәнбер өметле  шәһәр буларак танылган

Узган елда Казан Идел буе федераль округында, халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында  туучылар саны үлүчеләр саныннан арткан бердәнбер шәһәр булган.

Татарстан башкаласы коронавирус пандемиясе чорында инде менә икенче тапкыр шундый нәтиҗәгә ирешкән. Былтыр Казанда 20501 бала дөньяга аваз салган, 18535 кеше үлгән. Шул ук вакытта  2021 елда шәһәрдә үлем-китем күрсәткече алдагы елдагыга караганда 10 процентка арткан.

Сүз уңаеннан, нарасыйларның 41 проценты – гаиләдә беренче бала, 40 проценты – икенче, 19 проценты – өченче һәм шуннан соңгы бала булып дөньяга килгән. 280 гаиләдә – игезәкләр, ике гаиләдә – берьюлы 3 игезәк бала туган. Исемнәргә килгәндә, кызлар арасында иң киң таралган исем –  Әминә (294 сабый), малайлар арасында – Әмир  (317).


Фикер өстәү