Татарстанны сайлаучы туристлар саны арткан

Татарстанда узган елда 3 миллион турист булып киткән. Бигрәк тә Мәскәүдән, Санкт-Петербург, Самара, Уфа, Чабаксар, Екатеринбург һәм Түбән Новгородтан килүчеләр күп.

Гомумән, 2021 елда туристлар саны пандемиягә кадәр чордагыга – 2018 ел күрсәткеченә (3,2 миллион сәяхәтче) якынлашкан. Ә менә 2020 елда пандемия сәбәпле Казанга нибары 1,7 миллион турист килгән. Сәяхәтчеләр бигрәк тә Кремльгә, Бауман урамы, Иске Татар бистәсе, Кремль яр буена, «Казан Ривьерасы» аквапаркына һәм төрле музейларга мөкиббән. Аларны шулай ук яңа ачылган урыннар: Мәрьям ананың Казан иконасы соборы, «Урам» экстрим-паркы, «Союзмультпарк» мультимедиа үзәге җәлеп иткән.

Сүз уңаеннан, Яңа ел бәйрәмнәрендә республика 140 мең туристны кабул иткән. 2–


Фикер өстәү