Баррельгә бәя артамы? «ВТ» хәбәрчесеннән икътисади фаразлар

Үткән атнада дөнья сәясәтендә һәм икътисадында «һава торышы»н «омикрон» һәм Украина тирәсендәге киеренкелек билгеләде. Коронавирусның яңа штаммы авыру йоктыручылар саны буенча янә рекордлар бирә. АКШта бер көнгә 3 миллион яңа авыручы теркәлүе хакында да хәбәрләр ишетелә.

Бу мәсьәләдә без гадәттә Израильгә карыйбыз, чөнки ул, бердән, халык саны ягыннан Татарстаннан ике ярым тапкыр гына зуррак, икенчедән, вакциналаштыру буенча лидерларның берсе. Хәтерлик әле: көзге дулкында Татарстанда бер көнгә чир йоктыручылар саны ике йөздән арткач, без чаң кактык һәм кырыс чикләүләр режимында яшәүгә күчтек. Израиль корона-кабинеты консультанты профессор Эран Сегаль дүшәмбе иртәсендә якындагы көннәрдә Израильдә COVID-19ның 40–50 мең (!!!) яңа очрагы ачыкланачагын, әмма бу – айсбергның күренгән өлеше генә, чынлыкта авырулар саны 3 тапкыр күбрәк булачагын игълан итте. Израиль өчен 50 мең – коточкыч зур сан, әмма бер нәрсә өметләндерә: болар – җиңелчә авыручылар. Авыр хәлдәгеләр саны 650–850 булыр дип көтелә. Атна ахырында андыйлар 386 кеше булган. Каты авыручылар санын Татарстан масштабына күчерсәк, хастаханәләр өчен зур киеренкелек тудыручы вазгыятьне шәйли алырбыз. Шуңа күрә профилактикага зур игътибар бирү таләп ителә.

Менә шундый авыру таралу һәм хәрби киеренклек тудырган фонда нефтькә бәяләр үсә. «Кара алтын» базарлары буенча чит ил белгече, фаразлары күпчелек очракта дөреслеккә туры килә торган аналитик Даг Кинг, нефть чыгару тармагына инвестицияләр җитәрлек булмау сәбәпле, базарның структур инфляция кичерәчәген әйтә. Аның фаразы мондый: якын арада баррель 100 долларга җитәчәк, якындагы биш елда аның бәясе 200 долларга кадәр үсәргә мөмкин. Чимал инфляциясе 1970 нче еллардан соң иң зурысы булыр, ди белгеч. ОПЕК+ илләре ай саен квотаны 400 мең баррельгә арттырырга килешсәләр, декабрь аенда нефть чыгару 250 мең баррельгә генә үскән. «Кара алтын»ны иң күп чыгаручы Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кувейтның гына өстәмә баррельләр чыгарырга куәтләре җитәрлек. Кинг фикеренчә, Россия инде үзенең югары ноктасында тора һәм базарга өстәмә нефть чыгарырлык хәлдә түгел.

ОПЕКта һәм Халыкара энергетика агентлыгында Кингның фикере белән килешмиләр. Бу ике оешма базарда «кара алтын» җитәрлек, хәтта артык та әле дип саныйлар. ОПЕКка кермәгән илләр: Бразилия, Канада, АКШ тырышлыгы белән 2022 елда «кара алтын» чыгару бер көнгә 6,4 миллион баррельгә артачак, ди алар.

Хәзерге вакытта без чимал бәяләрен фаразлау мөмкин түгел дип саныйбыз, чөнки көтелмәгән хәлләр төрәне вазгыятькә тирән эз салып бара. Россия нефть экспортлаучы ил булса да, бәяләрнең рекордлы үсеше аңа һичбер файда бирмәячәк, чөнки ул кәгазь валюталарның очсызлануын гына аңлата. Бензинга һәм башка товарларга бәя үсеше рәвешендә ул барыбызның да кесәләрен генә чистартачак.

                                                                  Рәшит Фәтхрахманов 

 

 


Фикер өстәү