Татарстаннан Олимпия Уеннарына барачак сноубордчылар арасында АКШ спортчысы да бар

Сноуборд буенча Россия җыелма командасының Кышкы Олимпия Уеннарына нинди состав белән барасы билгеле. Пекинда чыгыш ясаячак спортчылар исемлегенә Татарстаннан да өч кеше кергән.

Милена Быкова белән Вик Уайлд параллель гигант слалом төрендә чыгыш ясячак. Владислав Хадарин биг-эйр һәм слоупстайл төрләрендә ярышачак. Милена Быкова ике мәртәбә Дөнья Кубогы этапларында, Универсиадада җиңү яулады. Владислав Хадарин шулай ук Дөнья Кубогы этабы җиңүчесе. Вик Уайлд исә 2014 елда Сочи Олимпиадасында алтын медаль яулады. АКШ спортчысы 2012 елдан бирле Россия данын яклый. Өч ел элек Татарстан спортчысы булып санала башлады.

Билгеле булганча, узган елның октябре ахырында Россия Олимпия комитеты Пекинда узасы Кышкы Олимпиадага барырга мөмкин спортчыларның исемнәрен атады. 599 кандидат арасында Татарстаннан 20 спортчы бар иде. Әлегә җыелма командага рәсми рәвештә республикадан сноубордчылар Милена Быкова, Вик Уайлд, Владислав Хадарин белән чаңгысы Христина Мацокина гына керде. “Ак барс”ның өч хоккейчысы да Пекинга бару өчен дәгъва кыла. Тимур Билалов, Дмитрий Воронков һәм Артем Галимов Россия җыелма командасының киңәйтелгән исемлегенә керде.


Фикер өстәү