Россия югары уку йортларында документларны кабул итә башлау вакыты билгеле булды

Россиядә югары уку йортларына кабул итү кампаниясе быел 20 июньдә башлана.

«Документлар 20 июньнән 25 июльгә кадәр кабул ителә», – дип  яза ТАСС  Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар элемтәсе хәбәренә сылтама белән.

Бу Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча укырга керергә җыенучы абитуриентларга кагылачак. Укырга керү турындагы мәгълүмат 9 августта билгеле булачак.

Абитуриентлар документларны югары уку йортларына дүрт ысул белән тапшыра ала — уку йортына килеп, почта аша, мәгариф учреждениесенең мәгълүмати системалары ярдәмендә яки «Поступление в вуз онлайн» суперсервисы ярдәмендә.


Фикер өстәү