«Сәйлән» йолдызлары Ришат Төхвәтуллин концертында катнаштылар

 «Сәйлән» фестивале «Шаян ТВ» каналының йөзек кашына әверелде. Ел саен ул меңләгән баланы үзенә җәлеп итә. Балаларның кызыксынуы да үз нәтиҗәләрен күрә: бу проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача.

Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, татар халкының җырларын танытырга ярдәм итә. 2022 ел да «Сәйлән» йолдызлары өчен профессиональ сәхнәдә башланды. Биш көн рәттән алар  Татарстанның һәм Башкортостанның атказан артисты Ришат Төхвәтуллин концертында катнашып, халкыбызның гимны «Туган тел» җырын башкардылар.


Фикер өстәү