Путин төзелеш материаллары кыйммәтләнүне контрольгә алырга кушкан

Россия Президенты Владимир Путин Монополиягә каршы федераль хезмәткә төзелеш материаллары кыйммәтләнүгә юл куймауны йөкләгән

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Монополиягә каршы федераль хезмәткә (ФАС) төзелеш материалларына бәяләр үсүне йөгәнләргә кушкан. Бу хакта Кремль сайтында әйтелә.

Дәүләт башлыгы ФАСка дәүләт төзелешләренә җибәрелә һәм аларда файдаланыла торган материаллар бәясен артуның сәбәпләрен ачыкларга кушкан. Документта төзелеш материалларының нигезсез кыйммәтләнүенә юл куярга ярамавы турында кисәтелгән.

Россиядә төзелеш материаллары бәясенең рекордлы дәрәҗәдә артуы аркасында дәүләт төзелеше бик авыр хәлдә калган. Төзелешнең чынбарлыктагы бәясе дәүләт заказында күрсәтелгәннән югарырак дәрәҗәдә булып чыкканлыктан, төзелеш оешмалары үзләренә зыянга эшләгән. Хөкүмәттә әлеге проблеманы хәл кылырга тырышалар: шул исәптән кыйммәт материаллар бәясен компенсацияләү механизмы эшләнгән.

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин фикеренчә, төзелеш материаллары хакының рекордлы дәрәҗәдә артуы базардагы монополиягә һәм җитештерүчеләрнең, күпләп сатучыларның үзара сүз куешып бәяне күтәрүенә бәйле. Аның әйтүенчә, килеп туган вазгыятьне хокук саклау органнары тикшерәчәк, чөнки ком һәм вак таш кыйммәтләнүгә бернинди дә сәбәп юк.


Фикер өстәү