Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры: Минтимер Шәймиев – халык хөрмәтен казанган шәхес

Рамил Җиһаншин, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры:

– Ул булмаса, безнең күз алдыбыздагы хәзерге Болгар да булмас иде. Ул – эшсөяр, искиткеч сәясәтче, абруйлы, иң мөһиме – халык хөрмәтен казанган кеше.

Зөя һәм Болгарны торгызуга бәйле эшләр мисалында гына карагыз. Моңа керешкәнче аңа бит иң элек күңеле белән шушы карарга килергә кирәк булгандыр. Әле бит күңелендә йөрткәнне тиешле кешеләргә җиткерә белү дә мөһим. Аның бу адымы бәяләп бетергесез. Беренче Президентыбыз шундый көчле команда туплый, шулкадәр күп кешеләрне күндерә алды. Тормыш башкача барса, Болгар 2010 елгы хәлендә калган булыр иде. Ул вакытта территориядә бер генә музей иде. Ә хәзер биредә күпме заманча бина, мәдәни мирас саналган күпме корылма бар! Торгызу эшләре генә түгел, бу бит әле өстәмә эш урыннары, инфраструктура! Хәзер инде аңа һәм аның командасына рәхмәтләр генә әйтеп торасы килә. Бөтен кеше дә Минтимер Шәрипович сыман кешеләре белән мактана алмый, шулай ич? Аның исемен ишетү генә дә миңа шулкадәр энергия бирә. Шәхсән минем өчен бик кадерле һәм хөрмәтле кеше ул. Кем белә бит, Болгарны торгызу эшләре башланганчы, мин дә Казанга китәргә уйлап йөргән идем. Әмма кайда тудың – шунда кирәксең, дигәндәй, үземне биредә таптым. Аңа бу җәһәттән дә рәхмәтле мин.

Минтимер Шәймиев Зөя һәм Болгарны гына торгызып калмады, аның бөтен республика өчен файда китерердәй эшләре әле дә дәвам итә. Мәктәпләр ачу, Казанда Изге Ана иконасы соборын төзекләндерү дисеңме. Болар барысы да – бәһасез хезмәт.

Яткан таш астыннан су да акмый, ди халык. Аңа карап өйрәнәбез дә, үрнәк тә алабыз.  Ул гел хәрәкәттә, гел эштә. Минтимер Шәймиевне тыңлап кына торасы килә. Андый кешене тыңламый мөмкин түгел! Әле тагын да күбрәк еллар аның белән эшлисе иде. Ул республикага бик кирәк.


Фикер өстәү