Мишустин эш бирүчеләрне хезмәткәрләрне читтән торып эшкә күчерергә киңәш итте

Сәламәтлек саклау системасына эшне киметү һәм табибларга пандемиягә каршы көрәштә ярдәм итү өчен мөмкин кадәр күбрәк кешене читтән торып эшләү күчерергә кирәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин әйтте.

«Эш бирүчеләргә мөрәҗәгать итәм: безнең табибларга ярдәм итү һәм медицина учреждениеләренә эшне киметү өчен, бу мөмкин һәм җитештерү процессына комачауламый икән, персоналны дистанцион эшкә күчерергә кирәк. Беренче чиратта бу өлкән яшьтәге кешеләргә һәм хроник авырулардан интегүчеләргә кагыла», – диде Михаил Мишустин Covid-19ка каршы көрәш буенча Россия Хөкүмәте каршындагы Координацион совет президиумы утырышында.

Моннан тыш, Премьер-министр хезмәткәрләр арасында тест уздырырга һәм куркынычсызлык өчен кулдан килгәнчә шартлар булдырырга кушты.


Фикер өстәү